Яңа өч катлы объект 2013 елның ноябреннән 2015 елның июненә кадәр төзелгән. Бинада ике йөзү бассейны урнашкан. Шулай ук “Дельфин”да 50 кешегә исәпләнгән тамашачылар өчен трибуна, кафе, душ, өч сауна, массаж, тренерлар бүлмәләре һәм ярдәмче биналар бар. Объектның гомум мәйданы 3185 кв метр тәшкил итә.
Камил Гыйльманов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, хәзерге вакытта районның икътисади яктан да, социаль яктан да актив үсешен билгеләп үтте. Ул шулай ук Аксубай районыннан соңгы елларда берничә спорт мастеры чыкканны да искәртеп узды. “Бүген районда, башка тармаклар белән бергә, спорт та тиешле дәрәҗәдә үсеш кичерә”, - дип ассызыклады муниципаль район башлыгы. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм, бассейн ачылганнан соң, Аксубай районында яшәүчеләр спортның су төрләрендә дә уңышка ирешер дигән ышаныч баглады.
Рөстәм Миңнеханов районда бассейн төзелүнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Кешеләр үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Башкалада гына түгел, зур шәһәрләр, район үзәкләрендә дә мондый объектлар булу мөһим, - дип ассызыклады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. - Мин, ихластан, бассейнның һәрчак шатлык һәм спорт белән тулы булуын телим. Сездән яңа спорт казанышларын көтәбез”, - дип мөрәҗәгать итте ул аксубайлыларга.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа объект вәкилләренә 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Чара яңа бассейнны карау белән тәмамланды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы ике йөзү бассейны мөмкинлекләре, уңайлыклары белән танышты.