ДЧ-2015 корылмаларын 19 июльдән көчле сак астына алачаклар - ТР буенча ЭЭМ

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Барлык корылмалар да саперлар һәм кинологик хезмәтләр тарафыннан тыелган һәм куркыныч предметларга тикшереләчәкләр.

Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын уздыру чорында куркынычсызлыкны саклау өчен 7 меңнән артык хокук саклау хезмәткәре җәлеп ителәчәк.  Бу хакта “Татар-информ” МА узган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның эре халыкара спорт чаралары куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин сөйләде.

“Бу чарага җәлеп ителә торган полиция хезмәткәрләре Универсиада чорындагыдан кимрәк. Әмма оештыручылар хезмәткәрләрнең яңа институтларын җәлеп итәләр, алар Универсиада вакытында полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән гамәлләрне башкаралар. Болар шәхси сак предприятиеләренең 450 хезмәткәре һәм 966 контролер-тикшерүчеләр”, - диде Марат Фәтхуллин.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында зур спорт чаралары уздырган чакта әлбәттә инде Универсиада тәҗрибәсе кулланыла. Әмма шулай да үзгәрешләр барлыкка килде. Аерым алганда, сүз федераль законнардагы үзгәрешләр турында бара, хәзер спорт корылмаларындагы куркынычсызлык өчен җаваплылык чараны оештыручылар җилкәсенә төшә. Ә полиция хезмәткәрләре эшенең күп өлеше спорт корылмасына керү юлларындагы куркынычсызлыкны саклауга һәм, әлеге институтларга барлык төрдәге ярдәм күрсәтеп, халыкара спорт чарасын уздыру зоналарын контрольдә тотуга юнәлдерелә. 

Шулай итеп, байтак кына эшләрне контролер-тикшерүчеләр һәм шәхси сак компанияләре хезмәткәрләре башкарачак. Алар, нигездә, полиция хезмәткәрләре белән берлектә уза торган тикшерү чаралары, яр буйларын контрольдә тоту һәм корылмалар эчләрендә тикшерү эшләре. ШСП хезмәткәрләре спорт корылмалары эчендә дә тәртип саклаячаклар.

 “Полиция хезмәткәрләре җәһәтеннән саннар белән чагыштырсак, бу спорт форумына 7 меңнән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәген әйтә алам. Шулай ук Россиянең башка субъектларыннан да 1 мең тирәсе эчке гаскәр хезмәткәрләре чакырылачак. Алар полиция хезмәткәрләре белән берлектә урамнарда тәртип саклаячаклар”.

Моннан тыш, Марат Фәтхуллин билгеләп үткәнчә, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында тәртипне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен республика шәһәрләреннән һәм Россия төбәкләреннән дә белгечләр җәлеп ителәчәк. Татарстан районнарыннан өстәмә төстә чакырыла торган хокук сакчылары саны барлык сак хезмәткәрләренең гомуми саныннан 20 процентны тәшкил итәчәк.  РФнең башка субъектларыннан да белгечләр чакырылачак: аерым алганда сүз криминал полиция белгечләре, җинаятьчеләрне эзләү хезмәте вәкилләре һәм инженерлык чараларын уздыру буенча белгечләр – саперлар һәм кинологлар турында бара.  

“Әмма бу көннәрдә көндәлек тормыштагы тәртипне саклау да һич кимемәячәк. Без отпускларны кичектердек, эш режимын үзгәрттек, шулай булгач, нарядларның тыгызлыгы көндәлек режимдагыча калачак, - дип ышандырды журналистларны хокук саклау органнары вәкиле.  – Казанда, мисалга, тәртип саклауны тәэмин итүнең комплекслы планы гамәлдә, аның нигезендә төрле чаралар уздырыла торган урыннарда нарядларны арттырабыз”.

ТР буенча ЭЭМ эре халыкара спорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бүлеге 2013 елгы Универсиаданы уздырырга 5 ел кала төзелгән иде. Бу эре халыкара чараларны әзерләгәндә һәм уздырганда ТР буенча ЭЭМ гамәлләрен координацияләр өчен махсус бүлек. Универсиададан соң ул яңартып оештырылды, Татарстан тәҗрибәсе буенча илнең 10 шәһәрендә шундый бүлекчәләр төзелде.  Бүгенге көндә алга куелган төп бурыч – әзерлек һәм Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын уздырган чакта куркынычсызлыкны тәэмин итү.

19 июльдән Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты чорында файдаланылачак барлык корылмалар да хокук саклау органнары сагы астына алыначаклар. Аерым режим 23 июльгә кадәр сакланачак. Бу турыда бүген “Татар-информ” МА узган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның эре халыкара спорт чаралары куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, 19 июльдән башлап барлык корылмалар да тыелган һәм куркыныч предметларга саперлар һәм кинологлар хезмәте тарафыннан тикшереләчәкләр. Ярышлар узачак спорт корылмалары, тиешле регламент нигезендә, ярышлар башланырга 2 сәгать кала ачылачак.

Моннан тыш хокук саклау органнары хезмәткәрләре чемпионат кунаклары узачак барлык маршрутларны тикшерү эшенә керештеләр. “Казан” халыкара аэропортыннан башлап рәсми затлар һәм ярышларда катнашучы спортчылар хәрәкәт итә торган маршрутлар тикшерелгән инде. Шәһәр эчендә дә контрольгә алына торган маршрутлар саны 70ләп көтелә. Маршруттагы шик тудыра торган корылмалар, алга таба полиция хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтү өчен, контрольгә алына. Сүз уңаеннан, метро станцияләренең барысында да полиция нарядлары көчәйтеләчәк.

“Тикшерүләр уздыру вакыты чикләнгән, шуңа күрә бу чараларны тәмамлап өлгерер өчен без аларны шулай иртә башладык”, - диде Марат Фәтхуллин.

Су мундиаленә әзерлек кысаларында Спорт проектлары башкарма дирекциясе тарафыннан куркынычсызлык буенча инструкция дә төзелгән. Проект, эшләнгәннән соң, барлык тиешле структура һәм ведомстволарга, шул исәптән ТР буенча ЭЭМна да җибәрелде. Инструкциядә спорт корылмаларына алып керергә ярамый торган предметлар исемлеге бар.

 “Бу инструкция федераль законнар нигезендә төзелгән, анда инде корылмалар исемлеге расланган. Ул корылмаларга керү юлларындагы мәгълүмат такталарында урнаштырылачак. Аны теләгән һәр кеше карый ала. Бүгенге көндә безнең спорт корылмасына нәрсәләр алып кергәннәрен күрә ала торган тиешле җиһазлар бар”, - диде ТР буенча ЭЭМ вәкиле.

Марат Фәтхуллин сүзләренә караганда, һәр спорт корылмасында куркынычсызлык периметры булдырылачак, Универсиада тәҗрибәсеннән чыгып, аның әйләнәсе буенча тиешле куркынычсызлык дәрәҗәсендәге шатер-контроль үткәрү пунктлары (КҮП) куелачак. “Кирәкле барлык җиһаз һәм кораллар Универсиада вакытыннан калды, алар эшкә яраклы һәм без аларны кулланачакбыз. Стационар КҮПлар да бар, алар инде куелганнар һәм эшлиләр”, - диде М.Фәтхуллин.

 “ТР буенча ЭЭМ балансында булган оча торган аппаратлар да файдаланылачак. Алар махсус план нигезендә файдаланылачаклар. Нигездә аларны шәһәр яны биләмәләрен күзәтүдә кулланачаклар, шуңа күрә торак районнарда яшәүчеләргә алар бернинди уңайсызлык тудырмаячаклар”, - диде спикер. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Тарихта беренче тапкыр әлеге вакыйга белән бер үк вакытта диярлек – 5 августтан 16 августка кадәр “Мастерс” чемпионаты да узачак. Бу спорт чараларына Татарстан башкаласына 100 меңгә якын кунак килер дип көтелә. Кунакларның иминлеген 10 мең тирәсе полиция хезмәткәре, хәрбиләр, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре һәм контролер-тикшерүчеләр тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International