“Татарлар килә” җыры “Милләтебез хәзинәләре” лагерының төп кыйбласын күрсәтеп торучы музыкаль әсәр. Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә сибелеп яшәүче татар балалары аны зур дулкынлану һәм шатлану хисләре белән башкара. Милли идеяләр белән сугарылган җыр татар асылын тулысынча ача.
“Милләтебез хәзинәләре” лагеры республикабызның гаҗәеп матур почмагында урнашкан Боровое Матюшино бистәсендәге “Идел” яшьләр лагерында, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан тормышка ашырылган проект. Профильле смена быел инде 15 тапкыр оештырыла.
Биредә Башкортстан, Удмуртия республикалары, Әстерхән, Новосибирск, Ульян, Мәскәү, Самар, Оренбур, Свердлау өлкәләре, Мәскәү, Түбән Новгород, Тольятти шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән 167 бала ял итә. Алар арасында Әстерханнан килгәннәр аеруча аерылып тора икән. Биредән 35 бала җибәрелгән, әйдәманнары да үзләре белән. “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина әстерханнар турында сүз чыккач: “Ооо, алар бик шуклар, активлар, һәрнәрсәне тизрәк белеп калырга омтыла, алар Татарстанның лидерлар мәктәбенә дә актив омтылалар”, - ди.
Әстерханнан Камилә “Милләтебез хәзинәләре” сменасы турында дусларыннан ишеткән, быел беренче тапкыр ял итәргә килгән. Ул Әстерханның 59нчы санлы мәктәбендә белем ала. “Мәктәптә татар теле дәресе керми безгә. Гаиләдә әби-бабай белән яшибез. Татарча күбрәк алар белән аралашабыз. Монда килгәч шундый күп татарча сөйләшүче яшьтәшләремне күргәч шатландым. Шундый кызыклы чаралар уза монда. Татар телендә аралашу миңа бик ошый. Әстерханга кайткач та, татар балалары белән үз телебездә сөйләшәчәкмен. Бездә татарлар шактый күп, ләкин татар сөйләмен ишетү сирәк күренеш. Мин үзем җырларга яратам. Безнең шәһәрдә “Дуслык” дигән татар оешмасы эшли. Анда җырларга йөрим, башта ансамбльдә җырладым, хәзер инде аерым, ялгызым гына да әсәрләр башкарам. Казанда оештырылган “Җырлы-моңлы балачак” телевизион фестивальдә катнаштым”, - ди лагерьның “Иделем моңы” конкурсында җиңү яулаган Әстерхан кунагы.
“Милләтебез хәзинәләре” сменасына быел әстерханлылар шактый күп килгән дидек. Әйдәманнар Данил Хальмуратов белән Алисә Крикун үзләре дә, әле яшь булуларына карамастан, балалар белән оста эш итә.
“Бездә татар теле татар авылларында гына укытыла. Чамалап әйткәндә, Әстерхан өлкәсендә 16лап татар авылы бар. Мин үзем Яртүбә дигән авылдан, - диДанил Хальмуратов. - Безнең сөйләмебез сезнекеннән аерыла. Милли бәйрәмнәрне авылыбызда зурлап билгеләп үтәләр. Сабан туе аеруча зур масштабта уза. Быел гына да бездә ике Сабан туе булды. Ә Казан безнең өчен башкала булып тора. “Милләтебез хәзинәләре”ндә туплаган тәҗрибәне, Алла боерса, үзебезгә кайткач та файдаланырга ниятләп торабыз. Татар мәктәпләре юк дидек, безнең теләк - акрын-акрын гына шушы юнәлештә эш кузгатып җибәрергә. Бәлкем беренче вакытларда мондагы кебек үк татар балалары өчен махсус ял лагерьлары оештырыргадыр”.
Данил “Милләтебез хәзинәләре”нә икенче тапкыр килә. “Яшь татар лидер үзәге”ндә дә ул актив катнаша. Әстерханның үзендә дә Лидер балалар мәктәбе оештырып җибәргәннәр. Анда үзләрен уңай яктан гына күрсәтә алганнар Казанга килә. Гомумән, Әстерхан өлкәсе яшьләре белән “Идел” яшьләр үзәге тыгыз элемтәдә тора. Ел саен ял итәргә яңа балаларны җәлеп итәргә тырышалар. “Яшерен-батырын түгел, бездә туган тел мәсьәләсе кискен тора. Шуңа күрә кечкенәдән милли мохит булдыру мәслихәт. Ә Татарстанда оештырылган мондый сменалар безнең балаларның күзләрен ачарга зур мөмкинлек бирә. Биредә тарих, тел нечкәлекләре, шул ук вакытта Татарстанның тарихи урыннары белән дә танышалар. Милли горурлык хисе уята торган җир ул - “Милләтебез хәзинәләре”, - дип саный әйдәман Алисә Крикун.
Чыннан да, Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән җыелган татар балалары катнашында "Милләтебез хәзинәләре" сменасы уздыру күптән инде матур гадәткә әверелде. 2000нче елдан бирле оештырылып килүче милли проект татар телен саклауда, Татарстаннан читтә яшәүче балаларда туган телгә мәхәббәт уятуда зур роль уйный. Патриотик рухлы җырлар, татарның күренекле шәхесләре белән очрашулар - болар барысы да яшьләр күңеленә милли орлык булып салына.