ДЧ-2015 кунакларын Антарктидага экспедиция турындагы күргәзмә каршы алачак

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

"Казан" халыкара аэропортында "Антарктида-100" экспедициясендә катнашучы, фотодокументалист Антон Райхштат күргәзмәсе ачылды. "Антарктида-100" фотопроекты Татарстан тикшеренүчеләренең казанышлары турында сөйли, алар 2014 елның декабрендә җир йөзендә беренче мәртәбә Бозлы континент ярлары буенда 97 метр тирәнлеккә төштеләр, фәнни-тикшеренү эшләрен башкардылар һәм экстремаль шартларда тирән сулар төбенә төшү өчен илебез җайланмаларын сынап карадылар.

Су температурасы ул вакытта 2 градус иде. Суга төшүнең гомуми вакыты 71 минут тәшкил итте. Дөньяга төрле карашлы, төрле милләттән һәм диннән булган кешеләрне бер командага җыйган "Антарктида-100" проекты  Казанның һәм Татарстанның төп байлыгын – конфессиональара һәм милләтара гармонияне, тату гомер сөрүне һәм нәтиҗәләргә омтылышны күрсәтә. Ул Беренче рус антарктика экспедициясе составындагы бердәнбер галим, Казан университеты ректоры Иван Михайлович Симоновның тууына 220 ел тулуга багышланган иде. Экспедиция Бозлы континентны беренче ачучыларның – рус диңгезчесе Фаддей Беллинсгаузенның, Михаил Лазаревның казанышын мәңгеләштерүгә юнәлгән.

 

Шулай ук экспедициянең рухи бурычы да бар иде. Суга төшү тәмамланганннан соң  проектта катнашучылар Беллинсгаузен Россия поляр станциясенә юнәлделәр, анда полярчылар өч диннең Казаннан алып килгән бүләкләрен һәм изге нәрсәләрен – Кол Шәриф мәчетеннән Коръән, Казан Кремленең Благовещенский соборыннан Изге Ана Казан иконасы һәм Казан  синагогасыннан Тора тапшырдылар. Беренче мәртәбә Антарктикада Коръән пәйда булды һәм намаз укылды. "Антарктида-100" күргәзмәсе кысаларында дөньяның 4 кыйтгасыннан – Европадан, Азиядән, Латыйн Америкасыннан һәм Антарктикадан 36 фотосурәт куелган.

Искәртәбез, 2015  елның 1 июлендә "Антарктида-100" экспедициясе җитәкчесе Дмитрий Шиллер Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты илчесе булды. Хәзер Шиллер җитәкчелегендәге су асты фәнни-тикшеренүләр отряды, Заполярьдә, Баренцево диңгезендә яңа экспедициядә, бу экспедиция "Россиянең 13 диңгезе" яңа масштаблы проектының башлангыч ноктасы булды. Баренцево диңгезенә экспедиция кысаларында су асты диңгезчеләре булачак чемпионат символларының берсен – Казансудан алынган сулы капсуланы су төбенә төшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International