"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль секретаре ни өчен Казанның теләсә кайсы спорт чараларын үткәрү хокукына дәгъвалый алуы һәм су мундиаленә караган спорт объектларының универсальлеге нидән гыйбарәт икәнлеге турында сөйләде.
- Ранко Славкович, дөнья Чемпионатына әзерлекнең ахыргы көннәрендә без үзебезне әзерлекнең соңгы чигендә дип билгели алабызмы? Шәхсән үзегез барыбызның да бөек вакыйга алдында торуыбызны тоясызмы?
- Эшне төгәлләүгә якынайган мәлдә, һәрвакыттагыча, киеренкелек арта. Шул ук вакытта безнең өчен көн дә олы күмәк хезмәтнең нәтиҗәләре ачыклана бара. Шунысы куандыра, тулы картинаның аерым детальләре, ниһаять, зур бер пазлга җыелып килә. Безнең өстә зур җаваплылык ята – без 2015 нче елда дөньядагы иң эре ярышларны уздырырга тиеш. Казанга 190 илдән 2700гә якын катнашучы киләчәк. Без шуңа төшендек – мондый масштабның аналогы әле булганы юк иде. Әгәр дә бу саннарны 2009 нчы елда Италиядә үткән дөнья чемпионаты белән чагыштырсаң, анда 185 илдән 2500 спортчы килгән иде. Яңа дисциплиналар өстәлүен дә исәпкә алсаң, безне тарихта булган иң масштаблы су мундиале көтә дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Шул ук вакытта без иңебезгә яткан җаваплылыкны да аңлыйбыз. Әлеге эре чарага әзерлек вакытында без аеруча да спорт мәйданнары һәм ярыш ареналарын күз уңында тоттык. Чөнки дөнья Чемпионаты башлангач, 4,5 миллиардлы аудиториянең игътибары шунда юнәләчәк. Шуңа күрә һәр вак-төяк зур мәгънәгә ия булырга мөмкин.
- Универсиада мирасы программасыннан калган берничә әзер төп корылма булганлыктан, Казанга Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнергә җиңелерәк булды дип әйтү дөрес булырмы?
- Әлбәттә, дөнья Чемпионатын үткәрү хокукына заявка биргәндә без Универсиададан калган бай мирасыбызны күз уңында тоттык. “Буревестник”, “Акчарлак”, “Олимп” кебек барлык өйрәнү корылмалары безнең карамакта иде. Безгә Су спорт төрләре сараена да кардиналь үзгәрешләр кертергә туры килмәде. Ул күп функцияле уникаль комплекс корылмасы. Биредә суга сикерү буенча ярышлар белән беррәттән йөзү һәм су полосы буенча өйрәнүләр узачак. Су спорт төрләре сарае “Казан Арена” стадионы янында урнашканлыктан, безгә шундый фикер килде: барлык төп корылмаларны бер җирдә туплау максатыннан дөнья чемпионатын бер кластерда үткәрү. Ул вакытта объектлар төзелә генә башлаганнар иде. Әмма бу идея ярдәмендә без ДЧ-2015не үткәрү хокукын яуладык.
– Ягъни объектларның бер җирдә урнашуы Дөнья чемпионатын кабул итү хокукы өчен көрәштә конкурентларны узып китәргә ярдәм итте дияргә кирәкме?
– Ул гына да түгел. Безнең программаның төп өстенлеге – шәһәребезнең имиджы. Казан бөтен дөньяга билгеле, монда йөкләмәләр һәрвакыт үтәлгәнне дә беләләр. Бүгенге көнгә бу аеруча актуаль. Шуңа күрә ФИНАда да безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләделәр, чөнки монда барлык нәрсәләрне дә югары дәрәҗәдә әзерләүне аңлыйлар. Тәҗрибә дә җитәрлек. Билгеле инде, инфраструктура да зур роль уйнады, әмма иң мөһиме, безнең көчле командабыз бар һәм республика, илебез җитәкчелеге ягыннан да, халык тарафыннан да тулысынча ярдәм күрсәтелә, кешеләр һәр зур спорт чарасын, шул исәптән Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын көтеп алалар. Менә шуларның барысы да Казанның эре спорт ярышларын уздыру хокукына ирешүенә ярдәм итә.
– Хәтта иң эреләрендәме? Универсиададан, су спорт төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионатларыннан соң мантыйк буенча Олимпиада булырга тиеш. Казан аны кабул итәргә әзерме?
– Миңа бу сорауны халыкара спорт федерацияләре вәкилләре бик еш бирәләр. Казан бөтендөнья спорт картасында нык урын алып торганны бар да аңладылар инде һәм уздырылучы чемпионатлар тирәсендәге барлык бу атмосфера, халыкның һәм Хөкүмәтнең хуплавы, тәҗрибәле команда – болар бар да теләсә нинди вакыйганы уздыру өчен гарант булып тора. Хәтта иң эреләрен дә (елмая).
– Универсиададан аермалы буларак, Дөнья чемпионатына, мәсәлән, дөньядагы бик үк тотрыклы булмаган финанс һәм сәяси ситуация шартларында әзерләнергә туры килде. Бу яктан нинди кыенлыклар булды?
– Бу проектны без бәләкәй баланы карында йөрткәндәй йөрттек. Һәм, билгеле инде, үсешнең һәр фазасында үз кыенлыклары булды. Сәяси кыенлыклар булмады. Без бит спорт чарасын оештырабыз, сәясәтнең моңа катышы юк. Санкцияләрме? Катнашырга теләүче илләр саны бик күп булды. Спортчылар 2015 елның төп турнирында катнашу өчен Казанга рәхәтләнеп киләчәкләр, ул әле Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага сайлап алуларда да зур роль уйнаячак. Дөнья чемпионаты белән кызыксынучылар биниһая! Һәм, ышанам ки, Казанда без яңа бөтендөнья рекордларын күрәчәкбез әле, шәһәр исеме бөтендөнья спорт язмасына мәңгегә уелып калачак.
– Сәясәт белән аңлашылды, әзерлеккә дөньядагы тотрыксыз икътисади хәл ничек йогынты ясады? Зур үзгәрешләр кертергә туры килдеме?
– Мин инде алдарак та Казан үзенә йөкләнгән бурычларны үти дип әйткән идем. Кризис барыбызга да кагылды, шуңа да күп кенә мәсьәләләрдә без ФИНА вәкилләре белән уртак телне тиз таптык. Әмма һәр нәрсәдә дә уңай якны табарга кирәк. Мисалга, бассейннарны урнаштырудан кала барлык проект та россияле подрядчылар көче белән гамәлгә ашырылган дип ышанып әйтергә була. Шулай булгач, без үзебезнең җитештерүчеләргә юл ачканбыз булып чыга. Һәрбер проектта да кыскартып булмый торган юнәлешләр була. Мисалга, спорт өлешен яки телетрансляцияләр өчен шартларны берничек тә кыскартып булмый. Берничек тә булмый, бу хезмәтләр иң югары дәрәҗәдә оештырыган булырга тиеш.
– Сез йөкләмәләрне генә үтәп калмадыгыз, аннан да күбрәкне эшләдегез. Йөзү буенча ярышларны футбол стадионында уздырырга дигән шарт куелмаган иде бит.
– Без бит рәссамнар кебек эшлибез. Фехтовкалау буенча дөнья чемпионатын Теннис академиясендә уздырдык, Гимнастика үзәгендә бадминтон буенча Европа чемпионаты иң югары дәрәҗәдә узды. Мондый мисалларны бик күп китерергә була. Хәзер исә футбол стадионында Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Заманча спорт корылмалары иң кыю планнарны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирәләр. Барлык логистика, ВИП-затлар өчен бүлмәләр буламы ул, ММЧ вәкилләре өчен зонамы, инде проектлау һәм төзелеш стадияләрендә үк салына. Стадионда да безгә эшләрне бүлмәләрдә башкарырга туры килмәде, бу безгә бассейнга һәм вакытлы трибуналар һәм түбәле аренага барлык игътибарны туплап эшләргә мөмкинлек бирде. Дөрес логистикалы шундый универсаль корылмалары булгач, Казан Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын гына түгел, теләсә кайсы башка турнирны да уздырырга дәгъва кыла ала.
– Вакытлы түбәне, табигый вентиляцияле аренада үзем дә бик рәхәтләнеп шөгыльләнер идем дип, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников та билгеләп узды. Идея туып кына килгән чакта шундый кыю адымга барырга курыкмадыгызмы?
– Мин моны эксперимент дип әйтмәс идем. Бу һәр адымны ничек гамәлгә ашырырга икәнен белеп торып, аны реаль аңлаган планлы эш. Сорауларга җаваплар инде заявканы тәкъдим иткәндә үк бар иде. Әле стадион үзе юк иде, әмма без инде матбугат вәкилләренең кайда утырасыларын, спортчыларның кая барырга тиешлекләрен, барлык логистиканың ничек оештырылырга тиешлеген белә идек. Шулай булгач, без экспериментаторлар түгел. Түбәгә килгәндә, ул ярышларны метеошартларга карамастан уздырырга мөмкинлек бирә. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын тамаша кылачак 4,5 миллиардтан артык кеше барыбер дә төп игътибарны йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышларга бирәчәк. Һәмбез “Казан Арена”да барысы да уңышлы барып чыгуын телибез.
Әйе, мин Сальников белән килешәм, спортчыларга “Казан Арена”да чыгыш ясау уңайлы булачак. Бассейнда табигый һава циркуляциясе – спортчыларның хыялы ул.
– Бу аксиомага килү өчен сезгә гамәлдәге яисә элеккеге спортчылар белән киңәшергә туры килдеме?
– Мин үзем дә 20 елдан артык профессиональ йөзү белән шөгыльләндем. Үземнең милли җыелма команда составында күп кенә зур ярышларда катнаштым. Менә мин инде ул “элеккеге спортчы” (елмая). Чынлыкта исә без бар нәрсәгә дә шунда катнашучылар күзе белән карарга тырышабыз. Объектта спортчыларның юлын исәпләп чыгарырга, аларның ихтыяҗларын аңларга омтылабыз. Үтәчәк юлларында атлетларга иң яхшы шартлар тудырырга тырышабыз. Шуңа күрә “Казан Арена”дан спортчылар канәгать калыр дип ышандырасым килә. Әзерләнү күнегүләре өчен бассейн ярышлар бассейны белән янәшә урнашкан, ә аннан 10 метрда гына спортчылар өчен трибуна булачак. Су полосы аренасында да шундый ук шартлар тудырылачак.
– Матбугат-турларының берсендә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, “Казан Арен”да трибуналардан күрү шартлары Лондондагы Олимпиадага карганда да яхшырак булачак. Ә башка объектларда хәлләр ничек?
– Сез безнең горурлыгыбыз булган теманы күтәрдегез! Вакытлы трибуналарны кору турында проектлаучылар белән сөйләшкәндә һәрвакыт без Олимпия уеннары тәҗрибәсенә таяндык. Һәм ниндидер бер моментта, алынган цифрларны чагыштырып, без күрү коэффициентының Лондондагы 2012 елгы ярышларга караганда да югарырак булуын аңладык. Безнең тамашачылар спорт ярышларын дөньядагы иң яхшы шартларда караячаклар. Күз алдыгызга китерегез, вакытлы трибуна йөзү юлларыннан бары тик 6 метрда гына булачак. Бар да махсус сезнең өчен эшләнгән кебек, бөтен ярышлар уч төбендәгедәй күренәчәк. Су полосында да шундый ук шартлар тудырылачак. Минемчә, шәһәр кешеләре һәм кунаклары үзләре өчен иң уңайлы шартларда шәһәрнең иң эре турнирын карау форсатын ычкындырмаслар һәм, һичшиксез, билетлар сатып алу хәстәрен күрерләр.
- Коллегаларым - журналистлар хакында сорамый булдыра алмыйм. Аларга нинди урыннар биреләчәк?
- Журналистлар өчен бездә һәрвакытта да иң яхшы урыннар запаска калдырыла. Медиа өчен барлык шартлар да югары дәрәҗәдә булачак. ММЧлардан килгән гаризалар саны буенча безгә тиңнәр юк. Дөнья Чемпионатына Австралия, АКШ, Канада, Япония зур кызыксыну белдерә. Матбугат вәкилләре белән үзара хезмәттәшлекне без Универсиада вакытында ук билгеләдек.
- Барлык континентларның турнир белән болай кызыксынуы сезне гаҗәпләндермиме? Бу компонентта да сез алдагы дөнья Чемпионатын оештырган Барселонадан булган коллегаларыгызны уздырдыгыз.
- Безнең чагыштырасы килми. Без кемне дә булса узарга яки кемгә дә булса нидер исбатларга омтылмыйбыз. Безнең өчен барлык кунакларның канәгать калуы мөһим. Тамашачы, спортчы, журналистлар саны – бу статистика гына. Без һәркемгә аерым шәхес буларак карыйбыз. Һәркем Казанда булуыннан ләззәт, профессиональ ярдәм һәм юнәлеш алырга тиеш. Мин шәһәрнең тышкы күренеше үзгәрүен күрәм һәм безнең кунакларны яхшы очрашу көтә дип уйлыйм. Дөнья Чемпионаты буена халыкны яхшы кәефтә тота алсак, бу безнең өчен теләсә кайсы статистикадан да мөһимрәк булачак.
- ДЧ объектларында кайсы илләрдән килгән спортчыларны иң беренче булып каршы алачаклар?
- Монда барысы да җиңел: кем Казанга беренче булып киләчәк – беренче булып өйрәнүләргә чыгачак. Россия яки Бразилия җыелма командасымы ул – килү расписаниесенә бәйле. Мисалга, Су полосы өчен аренага безнең команда өйрәнүгә беренчеләр рәтендә барачак. 23 июль көнне анда Канада, Казахстан, Яңа Зеландия һәм Россия җыелма командалары шөгыльләнер дип планлаштырылган. Әмма мондый күренеш бөтен җирдә дә түгел. 20 июль көнне өйрәнүләргә синхрон йөзүче кызлар кушыла. Беренче булып бассейнны Кытай, Япония, Австралия һәм алда искә алынган Бразилия кызлары сынап караячак. Россия кызлары беренче өйрәнүгә 22 июльдә генә чыгачак.
Су спорт төрләре сараена да беренче булып бразилиялеләр барачак. Алар Колумбия, Австралия һәм Германия белән беррәттән 19 июль көнне шөгыльләнәчәк. 28е көнне без Кытай, Япония һәм Эквадорадан беренче йөзүчеләрне каршы алачакбыз. Бары тик хай-дайверларга гына тигез шартлар булачак. Чөнки, аңлашылганча, анда өйрәнүләр берьюлы башлана.
Югарыда саналганнарны кыскача әйткәндә, шуны ассызыклыйбыз: без беркемгә дә аерым шартлар тудырмадык һәм тудырмаячакбыз да. Казанга алдан килеп, өйрәнүләргә тотыну теләген спортчылар һәм федерацияләр үзләре белдерде. Үз чиратыбызда без барлык кунакларны күрүебезгә шатбыз. Дөнья Чемпионатында гадел һәм компромиссыз көрәш алып барылыр һәм ул безгә позитив эмоцияләр бүләк итәр дип ышанабыз!