Хоккей буенча Россия җыелмасы һәм НХЛның "Детройт" командасы һөҗүмчесе, "Ак Барс"ның элеккеге уенчысы Павел Дацюк Казанда балалар арасында спортны үстерү буенча башкарылган эшләрне башка шәһәрләр өчен үрнәк дип атады.
"Казан - спорт шәһәре. Республика президенты һәм шәһәр мэры да - спорт кешеләре. Биредә мин беренче ел гына түгел. Казанны без бик яратабыз һәм биредә башкарылган эшләр - күп шәһәрләр өчен үрнәк. Бик күңелле күренеш. Бу соңгысы булмас һәм безне тагын чакырырсыз дип өметләнәм. Сез безгә ышанып тапшырган балалар да бик күп уңай тәэсирләр алып, бездән нәрсәгә дә булса өйрәнәчәк", - диде ул бүген журналистлар белән очрашуда.
Павел Дацюк мәктәбенең күнекмәләр лагере Казанда берничә көн дәвамында уза. Казан хоккей мәктәбендә шөгыльләнүчеләрне өйрәтер өчен аның белән Төньяк Америка тренерлары да килгән. Мәктәптә 72 кеше күнекмәләр узган, шул исәптән бер кыз.
"Шөгыльләнергә теләми торган балалар була һәм алар үзләре шикеллеләрдән төркемнәр туплый. Биредә андыйлар юк һәм шуңа да алар белән эшләү рәхәт", - дип билгеләп үтте Дацюк.
Журналистлар белән әңгәмәдә тренерлар Джей һәм Тодд Вудкрофтлар Казанга сәфәрдән канәгать калуларын белдерде.
"Безнең карашка, Казанда бөтен Җир шарыннан килгән тренерларны кабул итү өчен кызыл келәм җәйгәннәр. Мәйданчык дөнья стандартларына туры килә. Без бер атна дәвамында эшләгән егетләр тырышлыгы белән аерылып тора. Безнең төп бурыч - белем нигезләрен салу", - дип билгеләп үте Джей Вудкрофт.
Тодд Вудкрофт сүзләренчә, алар күнекмәләр процессыннан һәм Казан егетләреннән канәгать. "Без үзебезгә яхшы мөнәсәбәтне тойдык. Балаларның һәм аларның әти-әниләре йөзендә елмаю күрәбез", - диде ул.
Күнекмәләрдә булган Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, бу күнекмә җыеннарында Казанның иң яхшы хоккейчылары җыелганны ассызыклады. "Иң яхшыларны сайлап алдылар, моның өчен сезнең тренерларга рәхмәт. Спорт казанышларына гына түгел, кемнең ничек укыганын да карадылар. Мондый мәктәпнең традициягә әйләнүен телибез", - диде ул яшь спортчылар белән очрашуда.
Журналистлар белән әңгәмәдә Илсур Метшин, Павел Дацюк мәктәбе - гомергә истә калырык вакыйга булыр, ә танылган остазлар җитәкчелегендәге күнекмәләр ярдәмендә балалар хоккей буенча яңа белем дәрәҗәсен алыр, дигән ышаныч белдерде.