Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татнефть Арена” спорт комплексының Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан транспорт өчен никадәр уңайлы булуын тикшерү эшендә катнашты. Тикшерү эшендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Өйрәнүләрнең максаты Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналарына клиентлар төркемнәрен алып бару һәм алып кайтуны оештыруда үзара хезмәттәшлекне тикшерү иде. Мондый өйрәнүләр штаттан тыш хәлләрне кисәтү һәм чемпионатның клиентлар төркемнәре өчен барлык уңайлыкларны тудыру максатыннан уздырыла. План нигезендә берничә маршрут буенча, төгәлрәк әйткәндә Спортчылар авылыннан, “Корстон” кунакханәсеннән, “Казан Арена” стадионыннан ДЧ-2015 ачылышы һәм ябылу тантанасы булачак корылмага фирма автобуслары җибәрелде.
Өйрәнүләр барышында спортчылар һәм ФИНА гаиләсе вәкилләрен Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналары уздырыла торган урынга транспортлауны оештыру эшенә җәлеп ителгән барлык якларның үзара хезмәттәшлеге тикшерелде.
Аерым алганда, “чиста зоналар”ның нәтиҗәлелеге модельләштерелде, объектларга кергәндә күпме вакыт китәчәге исәпләнде, шулай ук автобусларның корылма биләмәсендә хәрәкәт итүләре логистикасы эшләнде. Барлыгы бу эшкә 42 автобус җәлеп ителде.
Илдар Халиков һәм өйрәнүләрне оештыручылар кунакларның ДЧ ачылышы һәм ябылу тантаналарына килү тәртибе, автобусларның паркингка керү схемасы һәм машиналарның шәһәр эчендә ничек хәрәкәт итәчәкләре турында фикер алыштылар.
ТР Премьер-министры тантанадан соң кунакларны кунакханәләргә киредән ташый башлагач билгеле бер кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин дип белдерде. Автобуслар паркингтан чыккан чакта озакка сузылган тыгылыш булмасын өчен, ул бу мәсьәләне ахыргача эшләп бетерергә боерды.
“Башка кунакларның да – казанлылар һәм башкалабыз кунакларының да транспорт белән кыенлыклары туарга тиеш түгел”, - дип билгеләп узды Илдар Халиков. Ул җәмәгать транспортының “Татнефть Арена”га килү вариантларын карарга кушты. “Спортчылар һәм “ФИНА гаиләсе”ннән башка биредә тагын 4,5 мең гади тамашачылар да булачак. Инде кешеләрне машиналарын өйләрендә калдырып килергә чакырабыз икән, тамашадан соң аларга өйләренә тоткарлыкларсыз кайтып җитү мөмкинлеген дә тудырырга кирәк”, - диде Илдар Халиков.
“Бу этапта таймингны дөрес формалаштырырга, объектка килеп җитү вакытын төгәл белергә кирәк. Клиентлар төркемнәрен объектларга китереп җиткерергә мөмкинлек бирә торган расписаниене бик нык карап торырга кирәк”, - диде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Татнефть Арена” стадионы биләмәсендәге машиналар кую урыны ДЧ-2015 клиентлар төркемнәре вәкилләрен ташучы автобуслар өчен генә булачак. Калган машиналар өчен өстәмә машина кую урыннары һәм шәһәр җәмәгать транспорты эшләячәк. ДЧ-2015 чараларына билетлары булган кешеләр ярыш булган көнне шул билет белән җәмәгать транспортында бушлай йөри ала.