Дөнья чемпионаты башланырга 7 көн кала Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын оештыру комитетының Казандагы ирекле булышчылар командасы аккредитация, укулар үткән һәм махсус кием белән тәэмин ителгән – аларның күбесе бүгеннән чемпионат объектларында сменада эшли башлый. Якын көннәрдә казанлыларга Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән булган коллегалары кушылачак – волонтерлык программасы үзенең ахыргы этабына якынлаша. Якын көннәрдә волонтерлар командасы алдында торган төп максат – су мундиален оештыруда чемпионатны оештыру комитетын квалификацияле ярдәм белән тәэмин итү.
Кунакчыл Татарстан җиренә беренчеләрдән булып илебезнең иң ерак төбәгеннән килгән волонтерлар басты – Казанга килеп җитү өчен алар сигез меңнән артык киломерт араны һәм биш сәгать поясын үткән. 16 июль көнне Приморье крае командасының составында 14 кеше булган бер өлеше Казанга килеп, “волонтерлык резиденциясе”ндә – Спортчылар Авылының бер йортында – урнашты. Хәзер алар делегациянең калган вәкилләрен, Россиянең башка төбәгеннән һәм дөньяның бүтән илләреннән киләсе кунакларны көтәләр.
Приморье крае делегациясе җитәкчесе Екатерина Калинич кичерешләре белән уртаклашты: “Янәдән Казанда, бигрәк тә беренчеләрдән булып килгән башка шәһәр волонтерлары исемлегендә булу – зур шатлык һәм хөрмәт. Үзем һәм Приморье краеның 24 вәкиле ФИНА чемпионаты командасының бер өлеше булырга максат куйдык, узган елның сентябрь аенда ук гариза бирдек. Мин Универсиада 2013тә волонтер булдым, шулай ук сынау ярышларында катнашу, волонтерлар өчен оештырылган белем бирү лагерьларында булу тәҗрибәм дә бар. Ә безнең делегациянең күп кенә вәкилләре Казанга беренче тапкыр килде. Барыбыз да түземсезлек белән укуны һәм сменаларга чыгуны көтәбез. Хәзерге вакытта биредә булу – гаҗәеп мөмкинчелек, яңа тәҗрибә, илебез һәм бөтен дөнья буйлап дуслар, истә калырлык хисләр һәм кичерешләр. Киләсе көннәрдә һәрберебезне кызыклы нәрсәләр көтүенә ышанам. Ә Казан янәдән бөтен дөньяны гаҗәпләндерәчәк!”.
Чит шәһәрдән килгән ирекле ярдәмчеләр делегацияләре Казанга 2015 нче елның 18-19 июль көннәрендә киләчәк – Чемпионатка кадәр аларга уку үтәргә, аккредитация бейджлары һәм фирма киемнәре алырга кирәк булачак. Төбәк һәм чит ил волонтерлары делегацияләре төп ярыш объектларына (Казан Арена, Су спорт төрләре сарае, су полосы өчен арена, Казансу елгасы) һәм чемпионатның ачылу һәм ябылу тантанасы үтәчәк спортныкы булмаган объектларга (“Татнефть Арена” боз спорт сарае) беркетелгәннәр. Чит шәһәрдән килгән һәм чит ил волонтерларына мәҗбүри булган сервислар каралган, шулар рәтендә яшәү (3-4 урынлы бүлмәдә урнашу); көнгә өч тапкыр ашау (тору урыннарында һәм смена вакытында); махсус кием комплектлары; Казанга килү урыныннан тору урынына һәм кирегә алып бару транспорт сферасы; волонтерлык сменасы чорында иминлек хезмәтен күрсәтү; мотивацияле программа. Чит шәһәр һәм чит ил ирекле булышчыларының килү программасы 2015 нче елның 10 августында төп чемпионат бетү белән тәмамланачак. “Мастерс” категориясендәге ярышларны Казан волонтерлары уздырачак.
Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының волонтерлык программасын гамәлгә ашыру өчен федераль дәрәҗәдә 20 партнер-төбәктән торган пул булдырылды. Алар да Казан белән берлектә үз командаларын әзерләүнең барлык этапларын үттеләр. Кандидатлар белән сөйләшүләр эшен башкарып чыгар өчен рекрутерларга өч айлап вакыт кирәк булды: 150дән артык махсус әзерлекле белгечләр 9 887 заявканы карап, чемпионатны оештыруга үз өлешләрен кертергә теләүчеләр белән күзгә-күз сөйләшүләр уздырдылар. Заявкалар буенча Санкт-Петербург (905 кандидат), Мәскәү (852) һәм Самара (827) рекордлы саннар күрсәттеләр. Волонтерлар белән күзгә-күз сөйләшүләр нәтиҗәләреннән чыгып рекрутерлар чемпионатта катнашуга тәкъдим ителгән 25 кандидаттан торган исемлек, шулай ук резерв төркемен формалаштырдылар.
Ирекле ярдәмчеләр командасына чит илләрдән булган волонтерлар да кергән – алар өчен “Казан 2015” командасына сайлап алу аеруча катгый булды. Чит илләрдән ирекле ярдәмче булырга теләүчеләр биргән 600 заявка арасыннан сайлап алуны бары тик 15 кеше генә уза алды. Сайлауны уңышлы узган кандидатлар арасында Беларусь, Италия, Швейцария, АКШ, Сербия, Казахстан, Финляндия, Венгрия, Швеция, Бөекбритания вәкилләре бар. Аларның һәркайсының да ирекле ярдәмчеләр эше буенча тәҗрибәләре зур – алар олимпия уеннарында, универсиадаларда, дөнья чемпионатларында катнашкан кешеләр, күпчелеге өч чит тел (шул исәптән рус телен дә) беләләр һәм чемпионат волонтерлары командасының бер өлеше булырга теләкләре бик көчле.
23 927 кандидат арасыннан сайлап алынган 2 500 волонтерның оештыру комитеты волонтерлары булу бщхетенщ ирешкщнлеклщрен дщ искәртеп китик. Чемпионатка һәм “Мастерс” категориясендәге турнирга әзерлек һәм аларны уздыру чорында - 2015 елның 17 июленнән 17 августына кадәр әлеге егет-кызлар 24 функциональ юнәлеш буленча җәлеп ителәчәкләр. Әлеге юнәлешләр арасындңа “Каршы алу һәм озатулар”, “Спорт мәйданы”, “Спорт командаларын озатып йөрү”, “Медицина тәэмин ителеше”, “ММЧлар белән хезмәттәшлек”, “Транспортлау”, “Тамашачылар белән эшләү”, “Протокол”, “Мәдәният һәм тантаналар” һәм башкалар бар.