Бүген “Казан” аэропорты Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының беренче катнашучыларын кабул итте. Планета беренчелеге узачак урынга иң беренчеләрдән булып Австралия җыелма командасы килде. Яшел континент делегациясе составында 15 спортчы кыз бар иде.
Аэропортта Австралияле синхрон йөзүче кызларны җанатарлар, волонтерлар һәм журналистлар каршы алды. ДЧ-2015нең беренче катнашучылары килү спорт берләшмәсендә, федераль һәм төбәк ММЧ вәкилләрендә кызыксыну уятты. Ялыктыргыч очу һәм сәгать поясларын алыштыруга карамастан, Татарстан башкаласы кунаклары матбугат вәкилләре белән бик теләп аралашты. Синхрон йөзү буенча команда капитаны Бьянка Хамметт Австралия кышыннан соң Казан җәенең җылысын тоюына шат булуын әйтте.
“Канберрада безнең өйрәнү лагере бар иде. Анна соң Мельбрунга күчендек, Дубайга очтык, һәм менә без Казанда. Дөнья чемпионатына карата максатыбыз? Ул олимпия уеннарына сайланып алынуны хәл итә, шуңа күрә Казанда 2016 елда булачак уеннарга лицензия отарга хыялланабыз. Бу безнең төп бурыч. Ни дәрәҗәдә уңышлы чыгыш ясаячагыбызны әйтә алмыйбыз, әмма максатыбызга ирешү өчен көчебездән килгәнне эшләргә тырышачакбыз. Безнең командабыз шактый яшь, күбебез өчен бу беренче чемпионат. Тәҗрибә тупларга һәм олимпия уеннарына лицензия отарга тырышачакбыз. Иң принципиаль көндәш? Ихтимал, ул Яңа Зеландия җыелма командасы. Россиянеке түгел, җирле җыелма командасы бөтенләй башка лигадан, анда бик көчле кызлар чыгыш ясый. Һава торышы? Безнең Австралиядә хәзер кыш, ә биредә җылы. Җәй белән хозурланачакбыз”, - дип аңлатты Бьянка Хамметт.
Аэропорттан синхрон йөзү буенча Австралия җыелма командасы Спортчылар Авылына юл тотты, алар биредә Чемпионат буена яшәячәкләр. Иртәгә синхрон йөзүче кызлар "Акчарлак" бассейнында шөгыльләнә башлаячаклар. Спортның бу төре буенча ярышлар программасы исә "Казан Арена" стадионында нәкъ бер атнадан башлана.