Илсур Метшин: “Кунакларның Казанга карата хисләре волонтерларның профессиональлегенә бәйле"

2015 елның 18 июле, шимбә

Казан мэры белән Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ирекле булышчылары очрашуы спортчылар авылында үтте. Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласының кунаклары өчен шәһәрнең кунакчыл һәм ачык булуын гәүдәләндерүче волонтерлар белән аралашты, эш башланыр адыннан соңгы нәсихәтен бирде.

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО волонтерлар белән эшләүче Департамент җитәкчесе Анна Захматова әйтүенчә, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында 2500 кеше оештыру комитетының ирекле булышчысы булачак. Алар арасыннан Казанга Себер, Венгрия, АКШ, Казахстан, Швеция, Бөекбритания һәм башка илләрдән 540 волонтер, Россиянең 20 төбәге: Удмуртия, Приморье крае, Мәскәү, Әстерхан өлкәсе, Санкт-Петербург, Волгоград, Красноярск краеннан волонтерлар киләчәк.

Эшкә беренчеләрдән булып Казан һәм Татарстан волонтерлары кереште, алар махсус киемнәр алдылар, ярыш кластерлары объектлары һәм үзләренә беркетелгән урыннарга чыгарга әзерлекләрен белдерделәр. Ирекле булышчылар укуларга катнашырга һәм үз эшләрен автоматлаштырырга өлгерү өчен шәһәргә 18 нче июль көнне киләчәк.

Казан мэры 60 волонтер – ФИНА Паркында эшләячәк Казан югары уку йортлары студентлары һәм team-лидерлар белән очрашты. Илсур Метшин аларга актив булганнары өчен рәхмәт әйтте һәм волонтерларның башка спорт чараларындагы тәҗрибә һәм теләкләре белән кызыксынды. Волонтерларга мөрәҗәгать итеп: “Чемпионатта катнашу – ул зур хөрмәт. Мин сезне котлыйм: сез бер урынга 10 кешелек конкурсны уздыгыз. 25 мең дәгъвачы арасыннан иң яхшы 2,5 мең кеше сайлап алынды!”, - дип әйтте мэр.

Шәһәр башлыгы волонтерларның чемпионатта иң мөхим рольләрнең берсен уйнавына ышануын белдерде. Мэр Универсиададан калган иң якты һәм уңай хисләрне актив һәм позитив волонтерлар тудыруын искә алды. “Яшьләребез биргән эффект безнең өчен көтелмәгән бонус булды. Волонтерлар төрле җирдә һәм чарада бар, әмма безнекеләр – иң яхшылары! Бүген сез – безнең Казанның һәм чемпионатның төп гөлләре”, - дип белдерде И. Метшин.

“Кунакларны иң беренчеләрдән булып волонтерлар каршы алачак. Безнең шәһәребез турындагы хисләр, безгә яңадан килергә теләк белдерүчеләр саны һәм, димәк, Казанның киләчәге дә сездән тора. Күңелегездәге яхшылыкларны күрсәтүегезне телим: елмаегыз, сездән торганнан да күбрәкне эшләгез. Югалып калган карашны тойсагыз, янына килегез, сорагыз, булышыгыз. Сез – киләсе җиңүләребез фронтының алгы сызыгы! Сез Казан яки республиканы гына түгел, ә яңа Россияне дә чагылдырачаксыз!”, - дип мэр бурычның мөһимлеген ассызыклады һәм волонтерларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International