Бүген Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча тагын бер җыелма команданың килүен көтәләр. Көннең икенче яртысында Колумбия спортчылары шөгыльләнәчәк, аларга вакыт инде билгеләнгән.
Иртәгә рәсми рәвештә ачык суда йөзүчеләр һәм синхрон йөзүчеләр күнегүләре булачак. Су спорт төрләре сараенда cинхрон йөзү буенча Австалия, Кытай, Бразилия, Япония, Испания һәм Израил җыелма командалары, ә ачык суда йөзү буенча Россия, Малайзия, Франция һәм Венесуэла милли командалары шөгыльләнәчәк.
23 нче июль көнне рәсми күнекмә үтүгә ватерполчылар керешә. Су спорт төре сараенда төзелгән тәртип буенча бер бассейнда берьюлы ике команда шөгыльләнәчәк. Командалар тандемы түбәндәгечә: Франция – Кытай, Россия – Голландия, Австралия – Яңа Зеландия, Казахстан – Канада, Бразилия – Греция (хатын-кызлар җыелма командалары) һәм Канада – АКШ, шулай ук Россия – Казахстан (ир-атлар җыелма командалары).
Йөзүчеләр 28 нче июль көнне, ә хай-дайверлар 31 нче июль көнне рәсми күнекмәләр үтәчәк.