2015 елгы дөнья чемпионатына 190 илдан 2651 спортчы киләчәк

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

2015 елгы дөнья чемпионатына 190 илдан 2651 спортчы киләчәк, алар барысы да үзләренең катнашуларын рәсми рәвештә раслаган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм «Мастерс» категориясендәге су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аларны уздыру буенча республика Оештыру комитетының утырышында хәбәр итте. Әлеге утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды, ММЧ вәкилләре өчен турыдан-туры тапшыру алып барылды.

Илдар Халиков чемпионатны оештыру максатында төрле юнәлештәге эшчәнлек өчен җавап бирә торган 13 эш төркеме булдырылганлыгы турында искә төшерде. Халыкара дәрәҗәдәге бу чарага әзерлек вакытында башкарылган эшләре турында һәр эш төркеменең җитәкчесе йомгак ясады.

Ярышларга, су спорт төрләре буенча чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарына, "Пилигрим" ачылыш тамашасына дигән 450 мең билет сатуга чыгарылган. Бүгенгә 160 мең билет сатылган, 16 меңнән артык билетны чит ил гражданнары алган. Билет сату кассалары Казанда "Корстон" күңел ачу комплексында, "Казан Арена" стадионында, Агропаркта, "Россия почтасы" һәм "Таттелеком" бүлекчәләрендә, метрополитенның 4 станциясендә урнашкан. Болардан тыш, билетларны www.ticketkazan2015.com, www.kazan2015.com сайтларында сатып алырга була.
ФИНА паркы 24 июльдән 16 августка кадәр көндезге12.00 сәгатьтән кичке 22.00 сәгатькә хәтле эшләячәк. Паркның гомуми мәйданы 5 га тәшкил итә, аңа 20 мең кеше сыя.
Утырышта шулай ук Казанга су спорт төрләре буенча чемпионатта катнашу өчен илебезнең 20 төбәгеннән һәм шулай ук дөньяның 10 иленнән 516 волонтер киләчәге турында да хәбәр иттеләр.
Чемпионатның телевизион аудиториясе бөтен дөньяда 4,5 млрд тамашачы тәшкил итәчәк. Ачылу һәм ябылу тантаналары гына түгел, тамашачыларда аеруча кызыксыну уята торган ярышлар да трансляцияләнәчәк. Казанның спорт корылмаларында 11 ПТХ һәм 70 камера урнаштырылган, 95 комментатор урыны көйләнгән. Әйтик, "Казан-Арена" стадионында 8 ПТХ һәм 25 камера, Су спорт төрләре сараенда 2 ПТХ һәм 15 камера, Казансу елгасында 1 ПТХ һәм 12 камера урнаштырылган. 
Түбәндәге спорт вакыйгалары чемпионатның төп чараларын тәшкил итәчәк: 18 июль – рәсми булмаган күнегүләр башлану, 19 июль – суга сикерүләр күнегүләртренировкалар башлану, 24 июль – 2015 елгы су спорт төрләре буенча чемпионатның башлануы, 28 июль – йөзү буенча рәсми тренировкалар, 31 июль – хай-дайвинг буенча рәсми күнегүләр. "Мастерс" категориясендәге Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына 5 августтан 16 августка кадәр дөньяның 74 иленнән 2790 спортчы киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International