Казанга 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында суга сикерүдә катнашучылар килеп тора. Бүген иртәнге 8дә "Казан-1" тимер юл станциясе платформасына суга сикерү буенча Россия җыелма командасы әгъзалары аяк басты. Алар арасында Олимпиада-2012 көмеш призеры Евгений Кузнецов та бар, ул, партнеры Илья Захаров белән бергә, 3,9 катлаулылык коэффициентлы суга сикерү программасын әзерли, бу программаның дөньяда аналоглары юк. Бу программа Россия дуэтының җиңеп чыкмаслык өстенлеге булырмы-юкмы, Евгений Оештыру комитеты матбугат хезмәтенең спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә шул турыдагы фикерләрен уртаклашты.
– Казанга бик әйбәт килеп җиттек. Күңелле компания белән рәхәтләнеп килдек (елмая). Юлны сизми дә калдык. Йокыбыз да туйды, күнегүләргә дә әзер без.
– Бу сезонда Сезнең Россия һәм Европа чемпионатларыннан алтыныгыз бар инде. Бу “алтын яңгырын” дәвам итәргә җыенасызмы?
– Алла кушсын, шулай була күрсен. Моның өчен бөтен тырышлыгыбызны куячакбыз, бар белгәнебезне күрсәтәчәкбез. Һәм бары тик югары бүләкләр өчен генә көрәшәчәкбез.
– Алтын өчен көрәштә, элеккегечә үк, төп көндәшегез Кытай спортчылары булачакмы?
– Чынлыкта хәзер көндәшлек шактый артты. Кытай спортчыларыннан гайре, мин мексика, немец, украин суга сикерүчеләрен дә билгеләп үтәр идем. Конкуренция бик зур! Соңгы елларда суга сикерү төре бик алга китте, безгә дә туктап торырга ярамый.
– Европадан килгән көндәшләрегез программасын немец шәһәре Ростокта узган Европа чемпионатында күргәнсездер инде. Ә алдарак сез билгеләп үткән кытайлар һәм мексикалыларның чыгышы ничек булачагын күз алдына китерәсезме соң?
– Без алар белән Бөтендөнья серияләрендә чыгыш ясаган идек. Этапларның берсе Казанда узган иде. Бөтендөнья серияләрендә җир йөзендәге иң көчле суга сикерүчеләр җыела, без кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен, нинди программа алып килгәнен күрдек инде. Кайберәүләр Дөнья чемпионатындагы үз программаларына үзгәрешләр кертергә дә мөмкин, билгеле.
– 3,9 катлаулылык коэффициенты булган сикерүне Сез һәм Илья Захаров беренче мәртәбә Россия чемпионатындагы Бөтендөнья сериясеннән соң башкардыгыз. Конкурентлар да шундый сюрпризлар әзерли дигән фикер бар. Сез ничек уйлыйсыз?
– Карарбыз. Алдан белеп булмый бит моны. Без, башкалар уйлаганча ук, җиңүгә ирешербез, дип уйлыйм. Көрәшербез. Кем нинди сюрприз әзерләве мөһим түгел. Безгә барыбер.
– Ул вакытта Россия чемпионатында сезнең дуэт шушы яңа сикерүне үз гомерегездә дүртенче мәртәбә башкарды. Ил беренчелегеннән соң сез аны ничә мәртәбә кабатладыгыз? Бер-берегезгә карата синхронлыкны чарладыгызмы инде?
– Билгеле, без Илья белән (Захаров – автор искәрмәсе) бу сикерүне шактый кабатладык инде. Ничә мәртәбәме? 30-40тыр, мөгаен. Минемчә, бар да әйбәт булачак. Бу программаны куябызмы-юкмы, аны барыбер җыелма команданың баш тренеры Олег Зайцев хәл итәчәк.
– Дөнья чемпионатында бу сикерүне күрергә өметебез бармы безнең???
– Күрә алуыгызга өмет 95 процент. Әмма ярышлар башланыр алдыннан үзгәреш кертелергә мөмкин, бу бик четрекле мәсьәлә икәнне аңлыйсыздыр.
– Кичә Су спорт төрләре сараенда булдым. Анда күнегүләр бик көчле бара. Ни өчен безнең җыелма команда беренчеләрдән булып күнегүләргә керешмәде?
– Климатка яраклашу кирәк булган командалар беренче булып килде. Россия белән күп сәгатьлек аерма булган илләрнең спортчыларына чыгыш ясау авыр булачак, аларның йокылары киләчәк, арып тилмерәчәкләр, бәдән тонусы булмаячак. Без үз илебездә чыгыш ясаганга күрә, безгә яраклашу өчен аз вакыт кирәк. Без стартларга 4-5 көн кала килдек, минемчә, шул җитәр.
– Россия һәм Европа чемпионатларында җиңүгә ирешкән чыгышларыгыздан соң сезон азагына көчегез калдымы соң?
– Дөресен әйтим, бу сезон гомумән җиңел һәм җайлы уза. Арыганлык бөтенләй сизелми. Илебез исәбенә югары бүләкләр алу өчен көрәшергә әзер мин.