РФ Үзәк Банкы Казанда 2015 елгы су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына багышланган көмеш тәңкә чыгара

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Россия Банкы 2015 елның 22 июлендә “Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” дигән 3 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкәне (затлы метал массасы чиста килеш 31,1 г, эретмә пробасы 925) әйләнешкә чыгара. Тәңкә 39,0 мм диаметрлы түгәрәк рәвешендә.

 Тәңкәнең ике ягында да әйләнә тирәли кабарып торучы кайма ясалган.

Тәңкәнең алгы ягында нокталар рәвешендәге әйләнә эченә Россия Банкы эмблемасының - канатлары салынган ике башлы бөркетнең рельеф сурәте урнаштырылган, аның астына, ярымтүгәрәк итеп, “БАНК РОССИИ” дип язылган, шулай ук әйләнә тирәли нокталар белән аерылган “ТРИ РУБЛЯ” һәм  “2015 г.” язмалары бар, алар арасында Д.И. Менделеев элементлар  периодик системасы буенча металның билгеләмәсе, катышманың пробасы, Санкт-Петербург тәңкә сараеның товар тамгасы һәм затлы металның чиста килеш массасы куелган.

Тәңкәнең икенче ягында әйләнә тирәли Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты логотибының төсле сурәте урнаштырылган, “XVI ЧЕМПИОНАТ МИРА ПО ВОДНЫМ ВИДАМ СПОРТА В г. КАЗАНИ” язмасы бар.

Тәңкәнең яны кытыршы итеп эшләнгән. Тәңкә “пруф” технологиясендә әзерләнгән. Тәңкәнең тиражы - 5 мең берәмлек.

Чыгарыла торган тәңкә Россия Федерациясе территориясендә акчалата түләүнең законлы чарасы булып тора һәм барлык төр түләүләрдә номиналы буенча чикләүләрсез кабул ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International