Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты вакытында 176 кешедән торган шәһәр волонтерлары төркеме 11 станциядә эшләячәк.Әлеге станцияләр спорт комплекслары янында һәм мөһим туристик маршрутларында урнашкан. 22 июльдән 9 августка кадәр Казан халкы һәм Казан кунаклары спорт объектлары, су мундиале турындагы мәгълүматларны һәм чемпионатның мәдәни программасын шәһәр волонтерларыннан белә алачак.
City Volunteers станцияләрендә шәһәр волонтерларыннан кирәкле ярдәмне шәһәрнең 11 ноктасында – “Казан Арена” стадионында (Ямашев урамы ягыннан, Чистай урамы ягыннан, стадионның юл аша каршы ягында), Су спорт төрләре сараенда (Чистай урамы ягыннан), Сибгать Хәким һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендә, “Корстон” кунакханәсендә, “Казань Пассажирская” тимер юл вокзалында, Бауман урамындагы сәгать янында, Казансу яр буенда (Игенчеләр сарае янында), Казан Кремлендә, Спортчылар авылында (Мәүлетов һәм Академик Парин урамнары чаты һәм Мәүлетов урамында, шулай ук Спортчылар авылына керү урынында) алырга була. Станцияләрдә башкала халкы һәм кунаклар шәһәр картасын, ярышлар расписаниесен ала алалар, чемпионат ярышларына билетлар сатылу урыннары һәм мәдәни программа турында белә алачаклар. Моннан тыш палаткалар беренче медицина ярдәме күрсәтү кирәк-яраклары белән дә җиһазландырылган.
City Volunteers шәһәр волонтерлары шулай ук чемпионат чорында теләгән кешеләр өчен Россия Федерациясе җыелма командасын хуплау акциясен дә уздырачаклар – безнең спортчылар адресына атап теләкләр язылган ачык хатлар җыячаклар алар. Акция соңында бу ачык хатлар тантаналы төстә җыелма команда штабына тапшырылачаклар.
“Шәһәр волонтерлары” программасы “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО һәм Казан шәһәренең МББК Мәгариф идарәсе белән берлектә гамәлгә ашырылганлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. 11 станциянең һәркайсында 16 кеше – 1 тим-лидер һәм 15 волонтер (сменага 5 волонтер) эшли.
“Шәһәр волонтеры” позициясенә сайлап алынган кандидатлар - башкалада кунакчыл җылы мохит тудырыр өчен көчләрен һәм вакытларын кызганмаган, инглиз телен тиешле дәрәҗәдә белә торган, шулай ук Казан һәм Татарстан турында мәгълүматлы югары сыйныф укучылары һәм укытучылар. Шәһәр волонтерлары – “Казан 2015” волонтерларының дүрт төренең берсе, аларның вазифаларына шәһәрдә кунакчыл һәм уңайлы мохит тудыру, Казанның спорт һәм мәдәният объектлары, Чемпионат чорында транспорт логистикасы турында мәгълүмат бирү, кунакларга спортныкы һәм спортныкы булмаган корылмаларны эзләп табуда ярдәм күрсәтү, шәһәрнең күренекле урыннары, корылмалар һәм маршрутлар турында белешмә бирү керә.
City Volunteers шәһәр волонтерлар командасына кандидатларны сайлап алганда рекрутерлар аларның эшкә теләкләрен, сөйләм дәрәҗәсен, шәһәр һәм төбәк турындагы белемнәрен, шулай ук инглиз яки башка телләрне белү дәрәҗәләрен тикшерделәр.