Казанда ФИНА паркы ачыла

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданы – ФИНА паркы ("Казан Арена" спорт объекты территориясендә) – иртәгә 12.00 сәгатьтә ачылачак. Паркка теләгән һәркем бушка керә ала. Биредә танылган артистларның чыгышларын күрергә, истәлекле бүләкләр алырга, шулай ук спорт чараларының турыдан-туры трансляциясен карарга мөмкин булачак.

ФИНА паркы ачылуга “Казанга рәхим итегез!” көндәлек программа эшли башлый.

12:30 сәгатьтә ДЧ-2015 партнеры “Планета Фитнес” массакүләм күнегүләр ясатачак һәм фитнесның популяр юнәлешләре буенча мастер-класслар уздырачак.

14:00дән 17:00гә кадәр алып баручылар Парк кунакларына интерактив программа һәм конкурслар оештыра. 17:00дән төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге иң яхшы иҗат коллективлары чыгышы башлана. 19:00дән Парк кунаклары ДЧ-2015нең ачылу тантанасының турыдан-туры трансляциясен карый алачак. Моның өчен дөньядагы иң зур “Казан Арена” медиафасады хезмәт күрсәтәчәк.

ФИНА паркында Красноярск шәһәрендә үтәчәк Универсиада-2019 чатыры ачыла. Биредә теләге булган һәркем аэрохоккей, өстәл керлингы һәм биатлон ярышларында катнашып карый алачак. Көн саен һәр спорт төре буенча 2 медаль комплекты уйнатылыр дип көтелә. Чатыр хезмәткәрләре Универсиаданы оештыру турында сөйлиячәк.

Паркта рус, татар, мари һәм чуаш милли ашларын татып карау мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук кейтеринг та оештырылачак. Кунаклар ДЧ-2015нең рәсми атрибутларын сатып ала алачак. Моның өчен Паркта махсус зоналар эшлиячәк.

25 июльдә Паркта «Dive safely! Су җиңел булсын!» проекты павильоны ачылачак. Парк кунакларына сәламәт яшәү буенча мәгълүмат һәм профилактик материаллар алырга, аноним рәвештә һәм бушка ВИЧка экспресс-тест үтәргә, мастер-классларга катнашырга, шоу-бизнеста танылган йолдызлар һәм спортчылар белән күрешергә мөмкин булачак.

ФИНА паркы “Казан Арена” стадионы янында урнашкан һәм 5 мең квадрат метрдан артыграк мәйданны били. Чемпионатны оештыручылар, спорт чараларында катнашу теләге булу-булмауга карамастан, һәркемгә паркка бушка керә алу мөмкинлеге тудырдылар. Моның өчен Чистай урамы яки Ямашев проспекты ягыннан тикшереп кертү пунктларын үтәргә кирәк булачак. Парк 16 августка кадәр көн саен 12:00дән 22:00гә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International