Казанда су мундиале ачылышының гаҗәеп тантанасын 6000нән артык кеше тамаша кылды. Кунаклар иҗади уйланылышы һәм декорацияләре ягыннан кабатланмас булган спектакль карадылар. Су стихиясе әлеге масштаблы тамашада өстенлекле юнәлеш булды. Шоу артистлары белән бергә тамашачылар да диңгез төбенә төштеләр, космостагы иң якты йолдызга очтылар, геройлар белән бергә хәлиткеч карарлар кабул иттеләр, үткәнне анализлап, киләчәккә өметле караш ташладылар. Батырлык, кешенең хәленә керә белү, яңалыкка омтылу – кешенең, эш-гамәлләре һәм уйлары белән юл ярып, тормышын үзгәртә алуы конкрет мисаллар белән күрсәтелде.
Тамашаны оештыручылар тамашачыны беренче минутлардан ук әсир иттеләр. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты стилистикасын ассызыклау өчен тамашачыларны барлык планетаны йөзеп узып Казанга килеп җиткән һәм сцена уртасындагу зур бассейннан килеп чыккан йөзүче сәламләде. Йөзүче ролендә Татарстан егете, Россия чемпионаты призеры Никита Короев иде. Тантананы ачу бәхете аңа тәтеде.
Оештыручылар тамашачыларга үзләрен пилигримнар – ялгыз дәрвишләр итеп хис итәргә тәкъдим иттеләр һәм тормыш чыганагы – суга таба булган метафорик юлны күрсәттеләр. Су төбендә борынгы Болгар шәһәре – заманча Казанның чишмә башы яшеренгән, тамашачылар аны да күрделәр. Шоуның символик герое – Акыл иясе суга үз серен ышанып тапшырды, хат салынган шешәне суда йөздереп җибәрде. Шоу режиссерлары суны 6 башкаручы тарафыннан эшләнгән бию рәвешендә җанлы стихия итеп күрсәттеләр. Биючеләр өчен җиңнәреннән су агып тора торган костюмнар махсус эшләнгән. Суны һәр тамашачы тоя алды, шоуның башында стадионда чып-чын яңгыр башланды. Шоу өчен сценада эшләгән күпсанлы фонтаннарның иң зурысының биеклеге 12 метрга җиткән иде.
Спектакльнең сюжет сызыгына Дөнья чемпионатында тәкъдим ителәчәк 6 спорт төре үрелеп барды, аларның һәркайсына аерым тематик эпизод багышланды.
Сәяхәттә тамашачылар да катнашты. Шоуның һәр эпизоды, тормыш чыганагына таба һәр адым аудиториягә, арым алганда һәр тамашачыга бәйле иде. Тамашачылар, һәр сюжет эчендә калып, алдан биреп куелган реквизитлардан файдаландылар. Мисалга, тамаша кунаклары галактиканы күрсәтер өчен, ак фонарьларны, давыл образын сурәтләр өчен зәңгәр фонарьларны яндырып, тамашаның эчендә кайнап утырдылар.Тамаша ахырында исә тамашачылар тантана башында Акыл иясе тарафыннан суга җибәрелгән хатны да укыдылар. Моның өчен оештыручылар 6000нән артык хат әзерләгәннәр иде.
Чараның протокол өлеше Владимир Путинның сәламләү сүзләре белән ачылды: “Россия Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны сәламлим. Спортны сөйгән барлык кешеләрне дә сәламлим. Безнең ил мондый турнирны беренче тапкыр кабул итә һәм без үз алдыбызга аны иң югары дәрәҗәдә уздырырга дигән максатны куябыз. Дөнья чемпионатын әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Бу эшкә Татарстан Республикасы керткән өлешне аерым билгеләп узам. Биредә спорт үсеше мәсьәләләренә бик игътибарлылар. Дөнья чемпионаты уңышлы узсын өчен барысы да уртак тырышлык белән эшләнде. Спортчылар үз осталыкларын тулысынча күрсәтерләр, ә тамашачылар һәм җанатарлар зур спорт бәйрәмендә катнашучылар булырлар дип ышанам. Спортчыларның барысына да югары үрләргә ирешүләрен, тамашачылар һәм җанатарларга матур һәм онытылмас хатирәләр телим!”
Үз чиратында ФИНА президенты Хулио Сезар Маглионе: “Хөрмәтле Россия Президенты Владимир Путин, хөрмәтле Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, хөрмәтле шәех Әл-Сабах әфәнде, кадерле дуслар, кунаклар һәм спортчылар – көтелгән көн килде. Бүген без Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылышына җыелдык. Россиягә рәхмәт, Татарстан халкы, Сезгә рәхмәт, Казанның шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кешеләренә рәхмәт! Волонтерларга аерым рәхмәт әйтәсе килә, алардан башка Дөнья чемпионатын уздыру мөмкин булмас иде”, - дип белдерде. Маглионе бу Дөнья чемпионатына рекордлы сандагы илләр командалары җыелачагын һәм тамашаны рекордлы сандагы телеаудитория караячагын, иртәгә үк бу хакта биш континентта сөйләячәкләрен дә әйтте. Ярышлар Казан үзәгендәге иң заманча объектларда узачак.
Спортчылар исеменнән ант сүзләрен Казанда 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасында алтын медаль иясе, 2008 елдагы Европа чемпионатында - бронза, 2007 елда дөнья чемпионатында көмеш медаль иясе булган Яна Мартынова укыды.
Барлык судьялар һәм рәсми затлар исеменнән ант сүзләрен исә ачык суда йөзү буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, җиде тапкыр Европа чемпионы, халыкара категориядәге судья, ачык суда йөзү буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Алексей Акатьев укыды.
Россия җыелма командасының байрак йөртүчесе синхрон йөзү буенча Олимпия чемпионкасы Наталья Ищенко булды.
Тантана вакытында сценада “Туган як” җырын башкаручы Айгөл Хәйри һәм Филүс Каһиров, “Дыхание жизни” җырын башкаручы Динә Гарипова һәм Айгөл Галиева, “Забытые берега” җырын башкаручы Эльмира Кәлимуллина, “Морские чудовища” җырын башкаручы Илүсә Хуҗина һәм Максим Прохоров, “Одно племя” җырын башкаручы Jukebox Trio төркеме, “Живая вода” җырын башкаручы Алена Тойминцева һәм “Бездна” җырын башкаручы Аида Гарифуллина булдылар.
Шоуга гомумән алганда 200 биюче, спортчы, балет һәм цирк артистлары җәлеп ителде. Номерларның спорт ягыннан оештырылышы белән Мария Киселева шөгыльләнде.
Тантана сценарие Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм куючы режиссер Алексей Сеченов җитәкчелегендәге төркем тарафыннан эшләнгән.
Ачылыш тантанасының “Пилигрим” рәсми шоуы Чемпионатның мәдәни программасына кертелгән һәм Чемпионат ачылышыннан соң - 26 июльдән 2 авгутска кадәр – 8 көн дәвамында көн саен кабатлап күрсәтеләчәк. Аның беренче тантанадан аермасы бары тик протокол өлешенең төшереп калдырылуында гына. Казанда узган шоуларны 50 мең кеше күрәчәк.
Белешмә: Су мундиальләре тарихында беренче тапкыр Чемпионатның ачылыш тантанасы бассейнда түгел, “Татнефть Арена” Боз сараенда узды.
“Татнефть Арена” Боз спорт сарае - Казан шәһәрендәге күпфункцияле спорт-концерт комплексы. Ул Россиядә һәм Европада иң зур һәм яхшы җиһазландырылган боз сарайларының берсе. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән чакта “БСС – 1000” исеме астында ачылган. 2005 елның 26 декабреннән башлап “Татнефть Арена” “Ак Барс” хоккей клубының өй аренасы булып тора. Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатына махсус рәвештә “Татнефть Арена” боз сарае аренасы Чемпионат ачылышы тантанасын уздырыр өчен көйләнгән.