Бүген Татарстан спортчысы Александр Красных Казанда бара торган ФИНА чемпионаты кысаларында ирекле стиль белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча финал ярышында җиденче булып килде. Аның күрсәткече - 1:46:88. Шул рәвешле, ул ирекле стиль белән 400 м арага финалга уза алмады.
Беренче булып дистанцияне Бөекбританиядән Джеймс Гай узды.