Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы узачак

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

 21--23 августта федераль гимнастика спорт-күнекмәләр үзәгендә икенче ел рәттән нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы һәм "Йолдыз" халыкара турниры узачак. Ярышларда 30 илдән 180дән артык көчле гимнасткалар катнашыр дип көтелә.

Дөнья кубогында Россия данын атказанган спорт мастеры, өч тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы Яна Кудрявцева һәм ике тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Универсиада-2013 җиңүчесе Маргарита Мамун яклаячак. Алар төркем кунекмәләрендә һәм шәхси күп төр ярышта көч сынашачак.

Канада һәм Көньяк Африка Республикасы җыелма командалары Казанга килде инде. Беренче тапкыр Дөнья кубогына тренер сыйфатында нәфис гимнастика легендасы, ике тапкыр Олимпия чемпионы Евгения Канаева килә, дип хәбәр итә Идел буе спорт һәм туристлык академиясе матбугат хезмәте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International