Сәясәт нигезендә – хәйриячелек
“Чын йөрәктән” шигаре астында уздырылучы хәйрия акциясенең үз тарихы, матурлыгы, күркәмлеге һәм тирән әһәмияте бар. Ул инде берничә ел дәвамында Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелеп килә. Әлеге чара быел алтынчы тапкыр уздырыла. Бу яктан татарстанлылар үзләрен бәхетле хис итә, үзгә горурлык хисләре кичерә торгандыр, мөгаен: Казан – “Чын йөрәктән” акциясен икенче тапкыр кабул итеп алучы шәһәрләрнең әле беренчесе генә.
Моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Нәкъ менә Татарстанда, республика җитәкчелеге көче һәм тырышлыгы белән илдәге иң яхшы спорт инфраструктурасы булдырылды. Ә Казан, чын мәгънәсендә, Россиянең спорт башкаласы исемен йөртә.
Хәер, Татарстанның хәйриячелек гамәлләре ниндидер акция кысалары белән генә чикләнмәгән. Якыннарына ярдәм итү һәм изге гамәлләр кылу – Татарстан халкының яшәү рәвеше. Ә “хәйриячелек” аңлатмасы – республика җитәкчелеге алып барган сәясәтнең бер өлеше.
Хәйрия матчын уздыру тәкъдимен “Ак Барс” хоккей командасының элеккеге капитаны, хәзер Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры Алексей Морозов күтәреп чыкты. Казанның "Ак Барс" командасында 9 сезон уздырган легендар хоккейчының әлеге ниятен күтәреп алып, Казанда ошбу матчка зурдан кубып әзерләнделәр. Шулай булмый ни: ике тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган, Россия хоккей җыелмасы белән 1998 елда Наганодагы Уеннарда көмеш медаль яулаган Алексей Морозов Казан хоккей клубы өчен зур өлеш керткән шәхес бит. Бозда ул капитан булганда "Ак Барс" командасы ике мәртәбә Гагарин кубогын отты, 3 тапкыр Россия чемпионы булып танылганын да онытмадык. Казаннан китәр алдыннан керткән хезмәтләре өчен Алексей Морозовка республиканың иң югары бүләге – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары тапшырылган иде.
– Кайда гына булсагыз да, Татарстан һәм Казан сезнең өй икәнен истә тотуыгызны телим. Сез - Татарстанның гына түгел, Россиянең дә бөек спортчылары. Без алга таба да сезнең белән горурланачакбыз. Минем уемча, сезнең фамилияләрне ишеткәч тә, бу бит безнең егетләр дип әйтербез әле, – дигән иде Рөстәм Миңнеханов хоккейчылар Алексей Морозов белән Данис Зариповка мөрәҗәгать итеп.
Һәм шулай булып чыкты да. Алексей Морозов Казанны онытмавын белдереп, шәһәргә бәйрәм бүләк итәрдәй матч уздыру тәкъдимен җиткерде, республика җитәкчелеге аны кабул итеп, кәчтүм-чалбарларын элгечкә урнаштырып торып, хоккейчылар киеменә кереп чумды.
Морозов – 3, Миңнеханов – 2, ә Метшиннан 1 генә...
“Чын йөрәктән” хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчаның башта ук Казан һәм Саратовтагы балалар йортына биреләчәге хәбәр ителде. Уен алдыннан 8 миллион акча җыелганлыгы билгеле булды, әлеге акчаны балалар йортының директорына тапшырдылар.
Әлеге матчны Алексей Морозовны боздан озату чарасы буларак кабул итәргә кирәк. Дөрес, спортчы карьерасын 37 яшендә, 2014 елның августында ук тәмамлаган хоккейчыны зур спорттан озату чарасы Россия күләмендә узган елның 20 декабрендә – Сочида Беренче канал кубогы турниры кысаларында уздырылучы Россия-Швеция матчы алдыннан булган иде инде. Шулай да барлык тамашачылар саубуллашу матчының Казанда узуын көтте. Алексей үзе дә, республика җитәкчелеге дә әлеге чарага җитди карап, аны файдалы да уздыруны максат итеп куйдылар. Кыскасы, Алексей Морозовның кабат Казан бозында уйнавын зарыгып көттек.
– Бүген Татарстан тарихында истәлекле вакыйга, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хоккейчылар адресына чиксез рәхмәтләремне җиткерәм – безгә бөек спортчылар килгән. Бүген легендар хоккейчылар чын йөрәктән намуслы булуның үрнәген күрсәтә. Бу – мөһим көн. Алексей Морозовка рәхмәт. Ул Татарстан хоккеена зур өлеш кертте. Без һәрвакыт әлеге исемне истә тотарбыз. Рәхмәт Сезгә!
…Инде игътибарны бозга юнәлтик. Шунысы яхшы: мондый матчлар вакытында кайсы команданың җиңү яулавы мөһим түгел. Исәп аермасы зур булса да, асылда, монда җиңелүчеләр булмый. Чөнки бозга чыккан һәр кеше тамашачылар хөрмәтен яулау максатын алгы планга куя, берсеннән-берсе матур алымнар кулланып, тамашачыларның алкышына күмелергә тели. Үзе алка кертәме ул, әллә инде иптәшенә менә дигән мөмкинлек тудырамы - артык аерма юк. Иң мөһиме, тамашачының күңеленә хуш килсен. Мондый уеннарда бер генә алка кертмичә дә матч герое булырга мөмкинсең. Хоккейдан ерак торган, эш урыны җитәкчелек белән бәйле булганнар алка кертсә, тамаша карага җыелучылар тагын да ныграк кул чаба.
“Морозов-team” командасы данын яклап, бозга Алексейный дуслары – Данис Зарипов, Сергей Зиновьев, Алексей Терещенко, Илья Никулин, Евгений Медведев, Алексей Емелин, Александр Степанов, Андрей Первышин, Алексей Чупин, Алексей Бадюков, Фред Брэтуэйт, Виталий Прошкин, шулай ук Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин чыкты.
Илья Ковальчук җитәкләгән “Ковальчук-team” командада – Александр Овечкин, Вячеслав Козлов, Сергей Мозякин, Александр Суглобов, Евгений Артюхин, Алексей Поникаровский, Александр Радулов, Олег Сапрыкин, шулай ук Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович, Андрей Воробьёв, Михаил Абызов, Геннадий Тимченко да уйнады.
Исәпне беренче булып Алексей Морозов белән озак еллар иңгә-иң куеп уйнаган Данис Зарипов ачты. Аннары Алексей үзе дә уңышка иреште. Шунысы кызык: Ковальчук командасы тиз генә уңышка иреш алмый азапланды. Әйтерсең лә , капкачы Фрэд Брэтуэйт элеккеге елларын искә төшерде дә, капканы матч дәвамында коры сакларга тырышты. Әллә инде үзенә матч-тамашада чыгыш ясавын әйтергә оныттылар микән.
Ничек кенә булмасын, ике капкага да алкалар явып кына торды. Илья Ковальчук – дүрт, Алексей Морозов – өч, Рөстәм Миңнеханов, Александр Радулов һәм Данис Зарипов икешәр гол кертте, Владимир Молчанов, Алексей Бадюков һәм, ниһаять, Илсур Метшинның да бер алка кертүен күрдек. Матч Морозов егетләре файдасына төгәлләнде – 11:9.
...Матч тәмамланган Алексей Морозовның уен формасы “Татнефть-Арена” боз сараена эленәчәге, ә Морозов исеме “Ак Барс”ның дан залына кертеләчәген хәбәр иттеләр. Иң яхшы уенчылар булып “Ак Барс”ның легендар өчлеге – Алексей Морозов, Данис Зарипов һәм Сергей Зиновьев, ә икенче командадан Аркадий Дворкович, Геннадий Тимченко һәм Александр Радулов танылды.
– Бүген без тамашачыларны сөендердек, – дип мөрәҗәгать белән чыкты Алексей Морозов азактан. – Казан җанатарлары матур алкалар күрергә лаек. “Ак Барс”ның алга таба да җиңүләре белән сезне сөендерүен телим!
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне аягүрә басып алкышладылар. Бүген барысы да чын йөрәктән башкарылды.