Көннең ярышлар программасын “40+” яшь төркеме ярышы ачып җибәрде. Бронза медальләр өчен көрәш матчында Бразилиянең “Ампа” һәм Санкт-Петербургның “Мастерс” командалары тамашачыларга бик матур уен бүләк иттеләр. Тупларның күпчелеге Россиялеләр капкасына таба очты. Бразилиялеләр каршы як капкага 11 туп кертеп, үз капкаларын 7 тапкыр туптан саклап кала алмадылар. Көньяк Америкага бу төркем көчле көрәштә яулап алынган медальләр белән кайтып китте.
Әлеге яшь төркемендә финал ярышы Россия җыелма командасына битараф булмаган күпләрнең күңеленә хуш килгәндер, ник дигәндә ил җыелмалары составында элегрәк милли командалар данын яклаган көчле ватерполочылар чыгыш ясады. Ирек Зиннуров, Марат Закиров, Николай Максимов һәм җыелма командадагы башкалар һәм аларның икенче як өчен чыгыш ясаучы дуслары Сергей Гарбузов. Әмма сугыш кырындагы (биредә – бассейн) бер сугышчы гына әллә ни куркыныч түгел, моның шулай икәнлеген уен үзе күрсәтте. Гарбузовның үзенә генә профессионал спортчылардан тупланган тулы бер коллективка каршы тору читен булды, бу исә нәтиҗәдә чагыды. “СССР Татарстан” командасы, бик җайлы гына булмаса да, ахыр чиктә барыбер “бобр”ларны җиңелергә мәҗбүр итте – нәтиҗә 9:7 булды.
Су полосы. Ир-атлар.
“40 +” категориясе.
Финал: CCCP Masters Tatarstan (RUS) – Russian Beavers (RUS) – 9:7
3 нче урын өчен матч : Рetersburg Masters (RUS) – AMPA ECP 40 (BRA) – 7:11
16 август. Казан. “Буревестник” бассейны.
“45 +” категориясендәге алтын медаль бүгенге көн нәтиҗәләре буенча Венгриягә китте. Бу ил командасына турнир буена тиңнәр табылмады, бу финал матчында да чагылды. Финалда алар тарафыннан Петербургтан килгән һәм ярышларга аваздаш булган “Мастерс” исеме астындагы клуб әгъзалары тар-мар ителде.
Юату финалында уңыш Россиянең икенче бер командасына да арт белән борылды. Молдова “Империал”ы “Волга”га пьедесталга бару юлын бикләде.
Су полосы. Ир-атлар.
“45 +” категориясе.
Финал: Vidám Vizilovak (HUN) – St-Petersburg Masters (RUS) – 6:4
3 нче урын өчен матч: VOLGA (RUS) – Sportulrilor Imperial (MDA) – 9:13
16 август. Казан. “Буревестник” бассейны.
“55 +” категориясендәге бердәнбер катнашучылар бүген күзгә-күз очрашуда турнир нәтиҗәләре буенча кемнең медале затлырак металлдан булачагын хәл иттеләр - Испания “Реал”ы белән Россия “Нептун”ы көч сынашты.
Пиреней ярымутравыннан килгән кунакларга “Буревестник” бассейнында хуҗаларча урнашу өчен озак вакыт кирәкмәде. Матч ахырына аларның өстенлеге инде шик уятмый иде, финал сиренасыннан соң испанлыларның шатлыгына чик булмады. Таблодагы саннар бер дә “Нептун” файдасына түгел - 9:5.
Су полосы. Ир-атлар.
“55 +” категориясе.
Финал: REAL CANOE N.C. (ESP) – Neptun A (RUS) – 9:5
16 август. Казан. “Буревестник” бассейны.
Өлкәнрәк “нептун”нарга да бәхет елмаймады, “60 +” категориясендәгеләр бу уенда Дюссельдорфтан булган яшьтәшләренә җиңелделәр. Шулай итеп, Германия коллективы әле бер сәгать элек кенә бу квартетта бронза откан ватандашлары – Канштаттан булган коллектив уңышын кабатладылар.
Су полосы. Ир-атлар.
“60 +” категориясе.
Финал: Düsseldorfer SC 1898 (GER) – Neptun A (RUS) – 5:2
3 нче урын өчен матч: SV Cannstatt (GER) – EUROPA SPORTING ASS. (ITA) – 12:11
16 август. Казан. “Буревестник” бассейны.
Һәм, ниһаять, ярышлар программасын хатын-кызлар арасында Россиянең “Югра” коллективы белән Италия җыелма командасы арасында булган уен төгәлләде. Россиялеләр Италиянең тәҗрибәлерәк командасын җиңелергә мәҗбүр иттеләр. Инде алдарак белдергәнебезчә, ике команда да нәтиҗәдә алтын медальләргә ия булдылар, ник дигәндә, хатын-кызлар арасындагы уеннарга бары тик өч команда гына гариза биргән һәм алар өчесе өч яшь категориясендә иде.
Су полосы. Хатын-кызлар.
“35 +, 40+” категориясе
Әйләнә системасы: UGRA (RUS) – SISTEMI INTEGRATI (ITA) – 7:4
16 август. Казан. “Буревестник” бассейны.