Дөнья чемпионатына 1000 көн калды: Казан старт бирде

2015 елның 18 сентябре, җомга

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты – FIFA-2018 башланырга 1000 көн калу уңаеннан тантаналы төстә кире хисапка старт бирелде. Әлеге истәлекле вакыйга башкаланың “Олимп” футбол стадионында оештырылган иде.


Россиядә мондый чаралар бүген Дөнья чемпионатын кабул итеп алачак 11 шәһәрдә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Екатеринбург, Түбән Новгород, Саранск, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Самарада да узды.


Казандагы чарада тискәре хисапка старт бирү мөмкинлеге шушы көннәрдә “Олимп” стадионында узган һәвәскәрләр лигасының “ FIFA-2018 дөнья чемпионаты стартына 1000 көн” Кубогының җиңүчеләре булган кече яшьтәге футболчыларга бирелде. Алар ТР спорт министры Владимир Леонов һәм Казан мэры Илсур Метшин белән берлектә шушы чарада катнашып, футбол тарихына кереп калдылар.


– Бүген гаять шатлыклы вакыйганың шаһиты булдык, – дип сәламләде тамашага җыелучыларны Казан мэры Илсур Метшин. – Безне зур, шау-шулы спорт вакыйгасы көтә. Тамашачыларның күплеге, катнашучылар саны буенча иң дәрәҗәле ярышларның берсе, иң мөһиме көчле хис-кичерешләр бүләк итәрлек чемпионатны уздыру хокукын яулап алдык. Казан әлеге спорт чарасына җитди әзерләнә. Моңа кадәр Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм башка зур спорт ярышлары уздыру тәҗрибәбез булса да, футбол чемпионатына әзерлекнең дә мөһимлеген аңлыйбыз. Әлеге спорт бәйрәме безнең күңелләрдә калсын өчен барысын да эшләячәкбез.

– Дөнья чемпионаты кысаларында Казанда 6 матч узачак, – дип белдерде спорт министры Владимир Леонов. – Без шушы вакытта яшәвебез, шушы республика һәм шәһәрдә гомер итүебез белән бәхетле. 1000 көннән старт алачак чемпионатта Казан үзен иң яхшы дәрәҗәдә күрсәтә алачак.

 

...Кире хисап чемпионатка кадәр “Казан Арена” стадионының медиафасадында трансляцияләнәчәк. Россиядә нәкъ менә әлеге стадион 2018 елгы Дөнья чемпионаты өчен иң беренче булып файдалануга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International