"Милләтләр кроссы" Татарстанда 250 мең кешене йөгертте

2015 елның 27 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстанның күпчелек район һәм шәһәрләре Россиякүләм спорт чарасы – “Милләтләр кроссы”на кушылды. Меңләгән кешенең көтеп алган спорт бәйрәменә әйләнгән башкаладагы ярышлар “Казан Арена” стадионы янында узды.

– Безнең әлеге стартларга беренче тапкыр гына чыгуыбыз түгел. Татарстанның әлеге спорт чарасына бик теләп кушылуы – күңелле күренеш, – дип сәламләде “Милләтләр крооссы-2015”тә катнашучыларны ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. – Бүген Татарстанда 250 меңләп кеше йөгерешкә чыкты. “Милләтләр кроссы” Россиянең 1 миллионнан артык кешесен берләштерә торган чара. Анда илнең 84 шәһәре катнашуы сөендерә: әлеге чарада катнашучыларның спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Васил Шәйхразиев ассызыклаганча, бездә бүген спорт белән шөгыльләнү модага әйләнеп бара. Казан илнең спорт башкаласы исемен йөртүе үк шуның ачык мисалы. Моннан тыш Казанның Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпонатын уңышлы уздыруы да билгеләп үтелде. Премьер-министр урынбасары Россия Президенты Владимир Путинның ярышта катнашучылар һәм чараны оештыручыларга юлланган мөрәҗәгатен дә укыды. “Милләтләр кроссы” – илдәге иң массакүләм спорт чараларының берсе. Чөнки ул ел саен йөзәрләгән мең кешене берләштерергә сәләтле. Бүгенге ярышларның да онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәгенә ышанам”, – диелгән ил башлыгының мөрәҗәгатендә.

Казандагы ярышлар иртәдән үк башланды. Биредә берничә категория буенча узышлар үткәнлектән, кечкенә балалардан алып спорт ветераннарына да үзенең җитезлеген сынап карарга мөмкинлек тудырылган иде. Спортчы-профессионаллар 12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрым арага узышса, ветераннар һәм гаилә узышлары өчен 500 метр ара гына билгеләнгән. “Милләтләр кроссы” шул ягы белән кызыклы: бу көнне җитәкчеләр дә ялтыравыклы түфлиләрен, кәчтүм-чалбар һәм затлы галстукларын спорт киеменә алмаштыра: алар өчен 2 чакрым арага VIP-узышлар оештырылган иде. Иң кызыгы, әлбәттә, күмәк стартлар. Быел анда Казанның 20 меңләп кешесе узышты.

“Милләтләр кроссы” – көчлеләрне ачыклау ярышы гына түгел, ә берләштерүче бәйрәм дә. Бүген “Казан Арена” мәйданчыгында гаил белән ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Ә җиңүчеләрне елдагыча истәлекле медальләр, кубок һәм иганәчеләрнең бүләкләре көтә иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International