Казанда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты була

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

15-18 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты уздырылачак. Анда илнең 30лап төбәгеннән 275 спортчы катнашуы көтелә. Татарстан данын Россия чемпионатында 60 лап спортчы яклаячак. Ярышлар ирекле һәм классик стильдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үтә. Ир-атлар 7, хатын-кызлар исә 5 авырлык үлчәмендә көч сынашачак.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТРның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин хәбәр итте. Журналистлар белән очрашуда ТРның билбаулы көрәш буенча баш тренеры Минхәлит Гыйльманов һәм әлеге спорт төре буенча Россия һәм дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин катнашты.

Хәбир Хәбибуллин сүзләренчә, 16 сы көнне көрәшчеләр ирекле стильдә ярыша, 17 се исә − классик стильдә.

Минхәлит Гыйльманов хәбәр иткәнчә, Россия чемпионаты Казанда беренче тапкыр уздырыла. “Без моңа бик ныклап әзерләндек, 3 җыен узарга туры килде. Үзебезне кабат сынап карар өчен, Дөнья кубогы ярышларында катнаштык һәм Татарстаннан анда 5 кеше көч сынашты”, - диде ул һәм Ренас Кәлимуллин белән Ирек Шәяхмәтовның әлеге ярышта җиңү яулауларын билгеләп үтте. Шулай ук башка катнашучыларның да призлы урыннар яулавын хәбәр итте.

Татарстан егетләренең төп көндәшләре буларак Минхәлит Гыйльманов Төньяк Кавказдан килгән спортчыларны атады.

Ренас Кәлимуллин исә, үз өеңдә диварлар да булыша, дигән гыйбарәгә тугры калып: “Без “Ак Барс” Көрәш сараенда инде күп тапкырлар ярышларда катнаштык һәм күнектек. Әмма бу ярышта республика каршында җаваплылык күбрәк. Без үзебезне бары яхшы яктан гына күрсәтергә тырышачакбыз”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International