“Ел студенты-2015” тәмам, алда “Студентлар язы”!

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

25 гыйнвар көнне Татарстан яшьләренең каймагы – студентлар “Пирамида”ны шаулатты. Шулай булмый ни, анда 2014 елда үзләрен бары яхшы яктан таныткан студентларны хөрмәтләделәр. Шунысы игътибарга лаек: “Ел студенты-2015” республика премиясендә быел Казан студентларыннан кала, Чаллы яшьләре аеруча актив булды. 

Ел студентлары хезмәттән тәм табып яши

Тантана башланганчы ук, залда да, фойеда да үзенә бер күрә дулкынлану хөкем сөрде. Казан федераль университеты магистры, “Кадрлар резервы” проекты катнашучысы, “Вверх” конкурсы җиңүчесе Динара Фәйсханова, мәсәлән, әлеге бәйгедә инде икенче тапкыр катнаша. “Ел интеллекты” номинациясенә дәгъва кылучы бу премиядә үзеңне жюри әгъзалары алдында истә калырлык итеп күрсәтә белү мөһим икәнлеген ассызыклый. “Узган ел белән чагыштырганда, быел катнашучыларның күпкә көчлерәк булуы шатландыра. Минем командам өчен дә, шәхсән үземә дә British Petroleum ширкәте стипендиаты булуым зур дәрәҗә”, – ди студент кыз. Хәзерге вакытта Динараның фәнни юнәлеше нефть бирүчәнлекне арттыру белән бәйле. “Нефтьнең кайбер җирдәгесен тиз генә алып булмый, ә без микробиологик метод белән аны чыгарырга булышабыз”, – ди Динара. Тантана барышында Динараның, чыннан да, үз номинациясендә җиңүгә ирешкәне билгеле булды.

“Студентларның хезмәт отрядлары” номинациясендә берьюлы дүрт команда көрәште. Һәрберсенең үз уңышы, үз казанышы бар аның. Мәсәлән, Казан кооператив институтының “FINA-2015”  студентларның сервис отряды, исеменнән үк аңлашылганча, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында хезмәт күрсәткән. Алар кунакларны хәләл, Азия, Европа кухнясы ризыклары  белән тәэмин иткән. Әлмәт дәүләт нефть институтының “Нефтеград” студент отрядлары штабы исә үзләрен һәрвакыт сүз белән түгел, ә хезмәтләре белән күрсәтә икән. Ярышның көчле баруына карамастан, Казан дәүләт медицина университетының «Эскулап» студентлар отряды штабына тиңнәр булмады.

 Ә Казан дәүләт медицина университеты студенты Адилә Вәлиева исә спортны үз итеп, фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Тимераякта фигуралы шуу буенча спорт остасы, “Татарстан” командасы составында төрле спорт чараларында катнашып килә. Моннан тыш, университетта, шәһәр күләмендә спорт чараларын, зарядкаларны уздыру да студент кыз җилкәсендә. “Әлеге премия үзеңне иҗади яктан ачарга мөмкинлек бирә. Әле тагын киләсе елга да катнашыр идем”, – ди Адилә.

Кызның сүзләре юш килде, ахрысы. Ник дигәндә, “Ел спортчысы” номинациясендә аңа быел җиңү насыйп булмады. Бу номинациядә беренчелекне Валерий Савелев алды. Ә гаммәви мәгълүмат чаралары “тыныч сенсация” дип атаган, былтыргы Су спорты буенча дөнья чемпионатында ирекле стильдә йөзү буенча дүртенче урынны алуга ирешкән Александр Красных  исә махсус бүләккә лаек булды.

“Ел вузы” номинациясе булмаса да...

“Студентларның иҗтимагый оешмасы” номинациясе җиңүчеләрен бүләкләгәндә, көтелмәгәндә, Россия ЭЭМ Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов чыкты. “Дәүләт автоинспекциясе башкалардан һәрвакыт штрафлар белән аерылып торды”, – дип шаяртты. ул. Ә бу юлы алар бәйрәмгә бүләк белән килгән икән. Гәрчә, быел “Ел вузы” номинациясен конкурстан төшеп калса да, ЮХИДИ идарәсе моны үзгәртергә булган. КФУ җитәкчелегенә Рифкать Миңнеханов кулыннан юл хәрәкәте иминлеге номинациясе буенча “Иң яхшы вуз” сертификатын тапшырдылар. “Әлеге дипломның һәр студентка копиясен чыгартып, аларга машиналарында йөртергә мөмкин. ЮХИДИ инспекторы моңа игътибар итәргә мөмкин. Ләкин фотофиксация системасы моны билгеләми. Шуңа хокук бозулар булган очракта – булышмаячак”, – дигән сүзләр белән тапшырды ул әлеге документны.

Гран-При кемдә?

- Сезгә, беренче чиратта, рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу залга белем алучы студентлар гына түгел, ә бүгенге, иртәгәге көнне булдыручы яшьләр җыелган. Иң бәхетле еллар, иң хәтердә кала торган еллар студент чак белән бәйле, – дип котлады студентларны Татарстан Премьер-министр Илдар Халиков.

“Ел студенты” бәйгесенең Гран-Присына Диана Мамакова (Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы филиалы) лаек булды. Ул, үз чиратында, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән илне чит илдәге теләсә кайсы университетта белем алу хокукына ия булды.

Урта һөнәри белем бирү оешмаларына – үзгә игътибар

Белгәнебезчә, “Ел студенты” республика бәйгесендә, урта һөнәри белем бирү оешмалары белән чагыштырганда, вузлар күбрәк катнаша. 2015 елның август аенда “Студентлар лигасы”, урта һөнәри уку йортлары директорлары һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә махсус килешү төзелде. Аның буенча урта һөнәри белемгә игътибар тагын да артачак. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да үз чыгышында, киләсе елга “Ел студенты” дигән премия урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары өчен дә аерым узачагын ассызыклады. Әйтергә кирәк,  “Гран-При” номинациясендә Казан радиомеханика көллияте студенты Айнур Мингәрәевның финалга килеп җитүе үзе үк зур дәрәҗә, дип авыз тутырып әйтергә мөмкин.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, быел “Россия студентлар язы-2016”  Казанда узачак. Әлеге чараны оештыру комитеты рәисе дә Татарстанда туган проектларның озын гомерле булып, алга таба Россия дәрәҗәсенә чыгуын республикабызның бер үзенчәлеге, дип атады. Татарстанның “Ел студенты” премиясе тәмамланды. Димәк, хәзер “Студентлар язы”на әзерләнеп, анда да үзебезне бары яхшы яктан күрсәтәсе генә кала.

Кайсы номинациядә кем җиңүче?

1. “Студентларның гаммәви мәгълүмат чарасы” – “Ура” яшьләр радиосы (КФУның Яр Чаллы филиалы)
2. “Ел журналисты” – Виктория Егорова (КФУ)
3. “Елның иң яхшы хезмәт отряды” – Советлар Союзы герое Батталов исемендәге “Эскулап” студентларның хезмәт отрялары (КДМУ)
4. “Студентлар тулай торагының үзидарә органы” – 5 номерлы Аспирантлар һәм студентларның йорты (Казан илкүләм технология тикшеренү университеты (КХТИ))
5. “Урта һөнәри белем бирү уку йортының студентлар үзидарәсе органы” –  Казан сәүдә-икътисад техникумының студентлар советы
6. “Елның иң яхшы студентлар проекты” – “Студент армиядә” (Казан илкүләм технология тикшеренү университетының (КХТИ)) Түбән Кама филиалы)
7. “Ел волонтеры” – Энҗе Ягъфәрова (КФУ)
8. “Югары уку йортының студентлар үзидарә органы” – Россия гадел хөкем дәүләт университетының Казан филиалының студентлар советы
9. “Елның чит ил студенты” – Энхболд Мухбаяр ( Казан илкүләм техник тикшеренү университеты (КАИ))
10.  “Студентларның фәнни оешмасы” –  “Логос” оешмасы (ТИСБИ)
махсус бүләк – (Казан кооператив институты)
11.  “Ел интеллекты” – Динара Фәйсханова (КФУ)
12. “Студентларның спорт клубы” – КФУ
13.  “Ел спортчысы” – Валерий Салеев (Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чистай филиалы)
махсус бүләк – Александр Красных (Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе)
14.  “Елның иҗади шәхесе” – Тимур Исмаев (Казан илкүләм технология тикшеренү университеты (КХТИ))
15.  “Студентларның иҗади коллективы” – “Level Up Crew” (Казан илкүләм технология тикшеренү университеты (КХТИ))
16.  “Студентлар клубы” – КДЭУ
17.  “Студентлар иҗтимагый оешмасы” – КФУның профсоюз оешмасы
18.  “Елның иҗтимагый эшлеклесе” – Нәфис Сираҗетдинов (КФУ)
19. “Гран-При” – Диана Мамакова (Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы филиалы)
Махсус бүләк – Айнур Мингәрәев (Казан радиомеханика колледжы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International