В.Леонов: “ФИНА өчен Казандагы чемпионат ярышлар оештыру буенча онытылмаслык тәҗрибә булды дип өметләнәм”

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Кичә Венгриянең башкаласы Будапешта Спортның су төрләрен популярлаштурыга өлеш керткән танылган спортчылар катнашында FINA Gala тантаналы кичәсе узды. Кичәдә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты.
Очрашу кысаларында 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатындагы уңышлар турында искә алдылар, шулай ук Канаданың Винздор шәһәрендә кыска суда йөзү, 2017 елда Венгриянең башкаласы Будапешта Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты кебек булачак ярышларны оештыру мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.
Очрашуда Владимир Леонов узган чемпионатны оештыру турына сөйләүдән тыш, Казан чемпионаты ике дөнья рекорды куйды дип белдерде: берсе – катнашучы илләр саны (184), икенчесе – телетамашачылар саны буенча (6,8 млрд). Чемпионатта кулланылган бассейннар мирас программасы кысаларында республикада калдырылды.
ФИНА өчен Казандагы чемпионат ярышлар оештыру буенча онытылмаслык тәҗрибә булды, дип өметләнүен белдерде Владимир Леонов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International