Казанда ЮНЕСКО илләре спорт министрларының VI халыкара конференциясе узачак

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Спорт министрлары һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы җитәкче хезмәткәрләрнең VI халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) 2017 елда Казанда узачак. Бу хакта бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың Россия Спорт министрлыгына юллаган хатыннан билгеле булды. Әлеге карар ЮНЕСКО вәкилләре декабрь аенда Казанны конференция уздыру мөмкин булган урын буларак караганнан соң кабул ителде.

“Әлеге визит мөмкинлекләрне генә түгел, ә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Казанның конференцияне физик культураны һәм спортны үстерү өлкәсендә Сезнең ил һәм ЮНЕСКО арасындагы хезмәтәшлеккә алга таба да өлеш кертү сыйфатында үткәрүгә булган зур теләген дә раслады”, - диелә хатта.

Спорт министрлары һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы җитәкче хезмәткәрләрнең халыкара конференциясе беренче тапкыр 1976 елда Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында узган һәм физик тәрбия бирүне һәм спортны үстерүгә (алга таба бу юнәлеш белем бирү мәсьәләләрендә ЮНЕСКОның өстенлекле бурычына әйләнә) багышланган булган. Аннан соңгы сессияләр 1988 елда Мәскәүдә, 1999 елда Пунта-дель-Эстада һәм 2004 елда Афинада узды. Соңгы конференция 2013 елның маенда Берлинда узды. Анда катнашучылар спортта коррупциягә каршы көрәш, спортның социаль-икътисадый өлкәгә уңай тәэсиренең гаделрәк бүленеше һәм спортны һәркем файдалана алырлык итү буенча тәкъдимнәрнең зур исемлеген хупладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International