Казанның Гимнастика үзәгендә Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионатының һәм Бадминтон буенча 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Европа беренчелегенең тантаналы ачылышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, ТР Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Татарстанда һәм Казанда сәламләргә рөхсәт итегез, - дип мөрәҗәгать итте турнирда катнашучыларга һәм тамашачыларга Шәйхразиев. - Безнең өчен Бадминтон буенча Европа чемпионатын Казанда кабул итү бик зур җаваплылык һәм горурлык. Моның өчен берничә сәбәп бар. Беренчедән, без әле берничә көн элек кенә башкалада Бадминтон үзәге ачтык. Икенчедән, соңгы вакытта Россиядә бадминтон үсешенә бик зур игътибар бирелә башлады. Татарстан бу планда илебез төбәкләре арасында лидер булып тора”.
Бадминтон буенча команда чемпионаты Россиядә беренче тапкыр уза, әмма Казан инде спортның бу төре буенча зур ярышларны кабул итәргә өлгерде. 2013 елда Татарстан башкаласы программасына бадминтон ярышлары кергән Универсиада хуҗасы булды, 2014 елда исә Европаның шәхси чемпионатын кабул итте. Бу хакта үз чыгышында Шахрай искәртеп узды. “Россия бадминтоны өчен Казан бик бәхетле шәһәр. Моның шулай икәнлеген Универсиада да, шәхси исәптә Европа чемпионаты да раслады. Бу бәхетле традицияне бозмас өчен республика җитәкчелеге дә, безнең спортчылар да булдыра алганның барысын да эшләрләр дип ышанабыз”, - диде ул.
Европа чемпионатында беренчел этапта төркемнәргә бүленгән 25 ир-атлар һәм 20 хатын-кызлар командасы чыгыш ясаячак. Ир-атлар турнирында чирекфиналга алты төркем җиңүчеләре, шулай ук икенче булган командалар арасыннан иң яхшы ике команда чыгачак. Чемпионат фаворитлары дип алдагы биш ир-атлар турнирларының барысында да, шулай ук хатын-кызлар турнирларының өчесендә җиңүче булган Дания спортчылары санала. “Европаның барлык илләреннән дә диярлек булган бадминтон мастерлары белән яшүсмерләр уйнаячагы да бик мөһим”, - дип белдерде Шахрай. – 15 яшькә кадәрге бадминтончылар зур турнир атмосферасын тоячаклар һәм ярышларда җиңүләргә омтылачаклар”.
Моннан тыш, Россия милли бадминтон федерациясе президенты билгеләп узганча, Казанда уза торган чемпионат Европа бадминтончылары өчен Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына бару юлында соңгы төп тукталыш булачак. Татарстан башкаласындагы турнир - 2016 елдагы Олимпиадагы сайлап алынуда рейтингка очколар җыюда зур мөмкинлекләрнең берсе.