Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец рәислегендә 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОның 2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек идарәсе җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш барышында Владимир Леонов шәһәр инфраструктуралары объектларының һәм ярышлар объектларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлеге турында сөйләде. “Казан-Экспо” комплексы төзелеше Генераль ассамблея кысаларында Сан-Паулуда презентацияләнгән күләм нигезендә алып барылуын, заказчы, генераль подрядчы һәм проектлау оешмасы билгеләнүен әйтеп узды.
“Бүгенге көнгә объектта тимербетон плитәләр салу бәрабәренә вакытлы килү юлын булдыру, төзелеш мәйданын вакытлыча әйләндереп алу, котлован казу, яңгыр сулары агып төшә торган иске канализацияне җимерү, фундамент салу, грунтның үсемлекләр үсә торган катламын кисеп алу буенча эшләр башкарылган; төзелешкә әзерлек эшләре алып барыла; күмдерү өчен грунт китерелгән. Бүгенге көндә төзелеш, объектны җылылык, су белән тәэмин итүче һәм пычрак суларны китәрүче инженерлык челтәренә тоташтыру, яңгыр суларын чистарту җайланмалары өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү буенча рөхсәт документларын раслау мәсьәләләре хәл ителә. График буенча эш документациясен эшләп бетерү вакыты 2016 елның 30 нчы июненә; объектны җиһазларны монтажлап төзеп бетерү исә 2018 елның мартына планлаштырыла”, – дип белдерде министр үз чыгышында.
Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының Казанда 2019 елның җәендә узачагын да искәртеп китик.