Бу көннәрдә Казанда уза торган Бадминтон буенча Европа чемпионатының икенче ярыш көненә нәтиҗәләр ясыйбыз.
Европа чемпионаты. Төркем этабы. 17 нче февраль
Ир-атлар
1 төркем
Дания - Хорватия - 5:0
Төркия - Финляндия - 0:5
“Командабызның иң яхшысы икәнлеген күрсәттек. Алга таба да шул рухта дәвам итә алырбыз дип ышанам, - диде Дания җыелма командасы лидерларының берсе Виктор Аксельсен. - Билгеле, безнең команда бу турнирда алтын медаль алырга исәп тота. Безнең җыелма команда иң көчлесе дип саныйм. Турнирны оештыру ягына килгәндә, барысы да югары дәрәҗәдә. Спортчыларга бик яхшы шартлар тудырылган”.
2 төркем
Англия - Болгария - 4:1
Эстония - Венгрия - 3:2
“Уеннан матур тәэсирләр калды, әмма зал уен өчен авыррак. Ул артык зур түгел, анда барлык уенчыларның да иң яхшы бәрмәләре - смэш, әмма ул бармый, - диде болгарияле Благовест Кисев. - Нишләтәсең, без инглизләргә оттырдык, әмма чирекфиналга эләгү өметен югалтмыйбыз”.
3 төркем
Германия - Ирландия - 5:0
Литва - Чехия - 0:5
4 төркем
Франция - Швеция - 3:2
Шотландия - Словакия - 5:0
“Берничә атна элек мин Швециядә яхшы гына турнир уздырдым һәм соңгы вакытта физик әзерлегем өстендә нык эшләдем, - дип белдерде французларның беренче номерлы уенчылары Брайс Левердесны җиңгән швед Хенри Хурскайнен. - Әлбәттә, Брайс матчның фавориты иде, әмма мин үземнең яхшы әзерлектә булуымны беләм, команданың рухи ярдәмен дә тойдым”.
5 төркем
Россия - Австрия - 4:1
Словения - Украина - 0:5
6 төркем
Польша - Италия - 5:0
Бельгия - Испания - 2:3
Хатын-кызлар
1 төркем
Дания - Беларусь - 5:0
Финляндия - Литва - 4:1
2 төркем
Испания - Бельгия - 5:0
Болгария - Эстония - 5:0
“Алдагы көнне без Болгариягә җиңелдек, шулай булгач, артык шатланырга сәбәп юк, - диде испанияле Сара Пенальвер Перейра. - Әмма, ничек кенә булмасын, без медаль алырга исәп тотабыз, калганы әллә ни мөһим түгел”.
3 төркем
Германия - Англия - 4:1
Франция - Уэльс – Франциянең техник җиңүе
“Бу зал минем уен стиленә туры килә һәм көндәшләргә көчле бәрмәләр белән каршы торырга берникадәр ярдәм итә, - дип белдерде немец кызы Карин Шнаасе. – Мин кичә матчны акрын башладым, хәер, бүген дә шулай ул. Шуңа да көчемне кайчан ныграк куярга икәнлеген аңлап эшәдем, минем җиңүләрем командага һава кебек кирәк бит”.
4 төркем
Төркия - Чехия - 4:1
Украина - Италия - 5:0
5 төркем
Россия - Словакия - 5:0
Ирландия - Венгрия - 2:3
“Турнирдан алган хис-кичерешләр турында сөйләргә иртәрәк әле, ник дигәндә, көндәшләр әлегә артык көчлеләр түгел иде. Әмма алда безне көчле уенчылар көтеп тора. Без үзебезне алар белән очрашуга әзерләдек дип әйтергә дә мөмкин, - диде россияле Екатерина Болотова. - Ә менә турнирның оештырылышы матур тәэсирләр калдыра. Биредә инглиз телендә сөйләшә белүче һәм чит ил кунакларына ярдәмгә әзер торучы волонтерлар шулкадәр күп... Залны матур бизәгәннәр, кортларның урыннарын алыштырганнар. Безгә барысы да бик ошый!”.