Европа бадминтоны лидерлары үз өстенлекләрен раслыйлар

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда ир-атар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа чемпионатының өченче уен көне башланып китте.

Гимнастика үзәге кортларында пәнҗешәмбе көнне булган матчлар нәтиҗәләре буенча плей-оффның барлык катнашучылары билгеле булачак. Әлегә исә Европа бадминтоны лидерлары үзләренең югары дәрәҗәдәге уеннарын күрсәтүләрен дәвам итәләр. Ир-атлар разрядында Англия, Франция, Испания командалары чираттагы җиңүләрен яуладылар. Хатын-кызлар арасында даниялеләрнең җиңелү ачысын татыганнары юк.

Европа чемпионаты. Төркем этабы. 18 нче февраль

Ир-атлар

2 төркем

Англия - Венгрия - 5:0

Эстония - Болгария - 2:3

4 төркем

Франция - Словакия - 5:0

Шотландия - Швеция - 1:4

6 төркем

Норвегия - Бельгия - 0:5

Италия - Испания - 1:4

Хатын-кызлар

1 төркем

Дания - Литва - 5:0

Финляндия - Беларусь - 4:1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International