Бадминтон буенча Европа чемпионатының чирекфинал матчында катнашучылар - Дания - Россия җыелма командалары уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Турнирның фавориты булган командага каршы уен Россия ир-атлар җыелма командасына уңыш китермәде. Клавдия Майорова шәкертләре даниялеләргә 1:3 исәбе белән оттырып, Европа чемпионаты медальләре өчен көрәшне туктаттылар. Бердәнбер очконы парлы категориядә, Мадс Пайлер Колдингны һәм Мадс Конрад-Петерсенны җиңеп, Владимир Иванов һәм Иван Созонов китерделәр. Старт уенында Владимир Мальков Ян Йоргенсенга отылды.
- Дания командасына, шул исәптән Янга да рәхмәт әйтәсем килә, - диде Мальков. – Ул бүген бик яхшы уйнады. Кортта бер-береңә ихтирам иң мөһиме. Үземне иң яхшы бадминтон уены күрсәттем дип әйтә алмыйм. Бу атнада уеннар миңа авыр бирелде. Әмма мин нәрсәгә сәләтле булуымны тулысынча күрсәтергә тырыштым.
Йоргенсен, үз чиратында, нәтиҗәдә исәп 2:0 (21:12, 21:6) булуга карамастан, Мальковка каршы уйнау җиңел генә бирелмәде дип белдерде.
- Без Россия командасын бик хөрмәт итәбез һәм бүген йөз процентка уйнадык, - диде данияле. – Уен чыннан да катлаулы булды. Бигрәк тә беренче уен мөһим иде. Мин, берникадәр вакыт уйнамый торганлыктан, һәр матчка бик җаваплы карыйм.
Дания җыелма командасының баш тренеры Кеннет Йонассен шулай ук Россия командасын югары бәяләде һәм көндәшләр мәйданында уйнау һәрвакыт авыр дип ассызыклады.
- Уен авыр булды, әмма без аны түземсезлек белән көткән идек, - диде Йонассен. - Россия нинди уенчылар чыгарыр икән дигән кызыксыну зур булды. Әмма барысы да планлаштырылганча узды. Җиңүебезгә бик шатмын. Үз өендә уйнаучы командага каршы уйнау катлаулы ул. Шулай булгач, безнең команда өчен бу яхшы нәтиҗә.
Россия җыелма командасы остазы Клавдия Майорова Виктор Аксельсен белән уенда бик уңышлы чыгыш чсаган Сергей Сирантны мактап узды.
- Төркемдә җиңүгә без әзер идек, нәтиҗәдә шуңа ирештек тә. Даниягә каршы уйнарга туры килүе безнең өчен көтелмәгән хәл булмады. Бу очрашуга әзерләнгән идек. Даниянең көчсез ягы – парлы уеннар икәнлеген белә идек, бездә исә ул киресенчә. Ике очко алырга исәп тоткан идек, нәтиҗәдә берәү генә булды. Яшь уенчыбыз Сергей Сирантның ВикторАксельсен белән матчта беренче партиядә бик яхшы уйнавы бик ошады. Без уеннан канәгать, әмма Дания әлегә бездән көчлерәк.