Күренекле телевидение алып баручысы Яна Чурикова ГТО комплексы сынауларын тапшырды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Күренекле телевидение алып баручысы, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Илчесе Яна Чурикова “Москвич” БЯСМ дәүләт бюджет учреждениесе базасында ГТО сынауларын тапшырды. Чурикова үз яшь баскычына караган сынауларны: йөгерү, эленеп торган көе биек колгага картылу, ераклыкка сикерү, сыгылмалылыкка тест сынауларын узды. Аның нәтиҗәләре алтын аерымлык билгесенә бәяләнерлек.

 “Спорт (йога, пилатес) белән даими шөгыльләнгәнлектән, тән сыгылмалылыгын тикшерү тестын бик җиңел уздым. Йөгерү бераз авыррак бирелде. Бу сынау - әхлакый-ихтыярый сыйфатлар тупланмасы. Менә син арыдың һәм тәнең “юк” дип кычкыра да, әмма син үзеңнең командир икәнлегеңне аңлыйсың, син үз тәнеңнең командиры. Характер шунда чагыла да инде, әгәр дә син үз-үзең белән килешүгә килә алмыйсың икән, башка беркем белән дә килешү төзи алмыйсың дигән сүз”, - ди Чурикова.

Телевидение алып баручысы ГТО комплексы сынауларын беренчеләрдән булып тапшырырга аны “ГТО Илчесе” статусы рухландырганын әйтеп узды. Үз баскычына тиешле сынауларны һәркем эшләп карарга тиешлеген Чурикова үз мисалында исбатларга тели. “Мин барлык-барлык-барлык кешеләргә үзебезнең моны булдыра алуыбызны үз мисалымда исбатлап күрсәтергә тиеш идем”, - диде ул.

“ГТО Илчеләре” проекты, ГТО комплексын алга этәрү һәм халык арасында пропагандалау максатларында, Россия Спорт министрлыгы тарафыннан 2014 елның октябреннән башлап гамәлгә ашырыла. “Россия – спорт державасы!” Халыкара спорт күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Герое, өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Александр Карелин, синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионкасы Ольга Брусникина, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев ГТОның беренче Илчеләре булдылар. 2015 елда Федераль Илчеләр командасына фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионкасы Аделина Сотникова, йөзү буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов һәм популяр алып баручы Яна Чурикова, шулай ук титуллы фигуралы шуучы Ирина Слуцкая, суга сикерү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Дмитрий Саутин, данлыклы спортчы, тугыз тапкыр Олимпия чемпионкасы Лариса Латынина һәм Гомумроссия халык фронты вәкилләре кушылдылар.

 Яна Чурикованың ГТО БФСК сынауларын тапшыруы ГТО комплексы чараларын гамәлгә ашыруның 2016 елда башланган икенче этабы кысаларындагы сынау чараларының берсе булды. 2016 ел дәвамында ГТО комплексы сынауларын рәсми зачетта (теге яки бу аерымлык билгесен алып) 6 яшьтән 29 яшькәчә (1-6 яшь баскычлары) булган, “белем алучы” категориясендәге кешеләр - мәктәп укучылары, студентлар, магистрлар, бакалаврлар, шулай ук халыкның хезмәткә сәләтле өлеше (сынау режимында) тапшыра ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International