“Безнең бадминтончы кызлар финалга эләгүләре белән үк бик бәхетлеләр”

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Бадминтон буенча Европа чемпионатының финал матчлары уенчылары уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Француз Брайс Левердес данияле Ян Йоргенсенга каршы уенда беренче матчта җиңүгә иреште, әмма көндәшләр аннан соң ихтыяр көчләрен туплап, соңгы нәтиҗәне үз файдаларына хәл иттеләр.

“Миңа уен стиле Янныкы кебек булган көндәшкә каршы уйнау уңайлы, - дип белдерде Левердес. – Моннан тыш, бу атнада яхшы-яхшы уенчыларны җиңүдән канатланган да идем. Югалтыр нәрсәм юк иде, командадашларымның рухи ярдәмнәре белән Франция өчен беренче очконы яуладым”.

Виктор Аксельсен, ватандашларының парлы разрядта җиңүләреннән соң, Томас Руселне отып, Дания җыелма командасының өстенлеген тагын бер кат раслады.

“Җыелма команда өчен шундый чыгыш ясавыма бик шатмын. Беренче матчта ялгыз разрядта җиңелгәннән соң командага ышанычлы җиңү китерергә теләдем. Моңа ирешү – зур горурлык. Миңа контратакаларда яхшы уен күрсәтү насыйп булды. Беренче матчта оттырсак та, безнең уенчылар шул дәрәҗәдә көчле ки, алар бу хәлне яхшы якка үзгәртә алалар”, - диде Аксельсен.

Дания җыелма командасына алтын медальләрне Ронан Лабар/Жюльен Майо парын җиңгән Андерс Скааруп Расмуссен/Ким Аструп дуэты китерде.

“Дания җыелма командасына җиңү китерү минем өчен зур дәрәҗә, - дип белдерде Расмуссен. - Һәм хәзер, җиңүгә ирешкәннән соң, шатлыгымның чиге юк. Бу уңышны Карстен Могенсенга багышлыйм, җиңүгә аның хөрмәтенә ирешкәнебезгә бик горурланабыз”. 

Хатын-кызлар разрядында Дания җыелма командасы Болгариягә каршы финал матчын кирәгеннән артык ышанычлы төстә башлап җибәрде. Старт матчында Лин Кьяерсфельдт Линда Зетчирины отты.

“Дания өчен очко эшләвемә шатмын, - дип ассызыклады Кьяерсфельдт. – Бу безнең командадан киеренкелекне бераз киметер дип ышанам. Мин бу атнада үземнең иң яхшы уенымны күрсәтмәдем, әмма көрәштем. Безнең команда көчле. Мин җиңелгән булсам, калганнар бу хәлне уңышлы якка үзгәрткән булырлар иде”.

Уенда Петя Недельчевадан өстенрәк булган Анна Теа Мадсен да ватандашына теләктәш булды.

“Мин тынычлыгымны югалтмаска һәм тренерымның киңәшләрен тотарга тырыштым. Әлбәттә, финалда һәркем булдыра алмаганын да булдырырга тырыша, әмма турнир ахырына барлык уенчылар да арыдылар. Болгария финалга кадәр ике матч уздырды, ә без берне генә, бу да үз ролен уйнамый калмагандыр”, - диде Мадсен.

Дания - Болгария көрәшендә Стефани Стоева, Метте Поульсенны җиңеп, интриганы кире кайтарган иде дә, әмма парлы разрядта Дания командасы көндәшләренә бер шанс та калдырмады.

“Тренерлар миннән хаталарсыз һәм агрессив уйнавымны үтенделәр һәм бу ярдәм итте, - дип аңлатты Стоева. - Әйе, Дания - турнирның фавориты, әмма безнең бадминтончылар инде финалга эләгүләре белән үк бик бәхетлеләр. Без уеннан канәгатьлек алачакбыз. Көмеш медальләр - безнең өчен яхшы нәтиҗә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International