Казанда март башында 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында берьюлы ике мөһим вакыйга узачак. 8 нче марттан 10ысына кадәр биредә WorldSkills International директорлар советы утырышы үтәчәк - Казанга WSI президенты Саймон Бартли, башкаручы директор Дэвид Хоуи, директорлар советы һәм WSI секретариаты әгъзалары киләчәк. Параллель рәвештә 9 нчы мартта WSI секретариаты катнашында дөнья чемпионатына әзерлек буенча проектлау сессиясе дә башланачак. Ул 15 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.
Проектлау сессиясе кысаларында WSI секретариаты төп стратегияләрне һәм WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыруны регламентлаучы документларны тәкъдим итәчәк, партнерлар һәм спонсорлар белән эшләү механизмнары турында сөйләячәк. Россия оештыру комитеты вәкилләре - “Ворлдскиллс Россия” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә коммуникация һәм маркетинг стратегияләре, эшлекле программа проектлары эшләнәчәк, ярышлар узачак мәйданнарның техник төзелеше үзенчәлекләре өйрәнеләчәк.
WSI директорлар советының кайбер әгъзалары - WSI президенты Саймон Бартли, махсус мәсьәләләр буенча вице-президент Сан-Кве Лин, чемпионатны оештыру мәсьәләләре буенча вице-президент Стефан Прашл Казанда узган елның язында, инспекция визиты һәм Future Skills халыкара форумы вакытында булып киткәннәр иде инде.
WSI башкаручы директоры Дэвид Хоуи, стратегик мәсьәләләр буенча вице-президент Йос де Гой, Чемпионатларны оештыру буенча комитет вице-председателе Майкл Фунг, WorldSkills AbuDhabi 2017не оештыручы Али Аль Марзуки һәм башка рәсми затлар исә Татарстан башкаласына беренче тапкыр киләчәкләр.
WorldSkills (“Ворлдскиллс”) стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының Казанда 2019 елның 18 нче августыннан 23енә кадәр узачагын да искәртеп узыйк.