Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы старт ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.