Ростов-на-Донуда самолетның һәлакәткә очравы нәтиҗәсендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланып киткән чарада мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ спорт министры урынбасарыЮрий Нагорных, Казан мэры Илсур Метшин, Авыр атлетика буенча халыкара федерация вице-президенты Александр Герасименко, Авыр атлетика буенча халыкара федерация генераль директоры Аттила Адамфи, Россиянең Авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнаштылар.
Сәламләү чыгышын ясап, Игорь Левитин РФ Президенты Владимир Путинның сәламләвен укып үтте. “Бүген Казан кунакчыл рәвештә берничә илдән килгән спортчыларны каршы ала һәм берничә көнгә авыр атлетика башкаласына әверелә. Барлык катнашучыларның да зур әзерлек дәрәҗәсе, осталык һәм түземлелек күрсәтәчәкләренә, ә ярышларның Олимпия уеннары алдыннан яхшы сынау булачагына ышанам. Барысына да уңышлар һәм планнарының чынга ашуларын телим” диелә анда. Левитин шулай ук шәхсән үз исеменнән дә турнирны яхшы оештырганнары өчен Рөстәм Миңнехановка, Россиянең Авыр атлетика федерациясенә һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына рәхмәт әйте.
Татарстан Президенты, үз чиратында, спортчыларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәкләренә ышаныч белдерде һәм аларга уңышлар теләде. “Россия Президенты Кубогын Казанда кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Ярышларның югары дәрәҗәдә узачакларына һәм сезгә ошаячагына ышанабыз. Сезгә уңышлар телим!”
Александр Герасименко үз чыгышында Кубокның Россия Президентының 2011 елдагы карары белән оештырылганлыгын, ә 2012 елда аның халыкара Гран-при статусын алганлыгын әйтеп узды. “Бүген Авыр атлетика буенча РФ Президенты Кубогы һәр илдә таныла торган бренд, - дип белдерде Авыр атлетика буенча халыкара федерация вице-президенты. - Биш ел эчендә мондый ярышларда иң көчле илләр катнашты, чыгышлар ясарга иң яхшы атлетлар чыкты, алты дөнья рекорды куелды. Катнашучыларга бу юлы да рекордлар куюларын һәм бик матур көрәш күрсәтүләрен телим”.
Авыр атлетика буенча РФ Президенты Кубогының Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиада алдыннан сайлап алу турниры булып торуы бик мөһим фактор, - дип белдерде Аттила Адамфи. “Авыр атлетика буенча РФ Президентының 6 нчы Кубогында каташу әтебезнең өчен зур горурлык, - диде ул. - Аның оештырылу дәрәҗәсе югары булыр дип ышанабыз, катнашучылар өчен барлык уңайлыклар да бар. Моның өчен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына һәм Казанга зур рәхмәт әйтәсе килә. Без Казанга - Россиянең спорт башкаласына килүгә һәрвакыт шат, биредә без үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Әмма сезнең ярдәмнән башка бу барып чыкмас иде”.
Авыр атлетика буенча РФ Президенты Кубогы Казанда 19 нчы һәм 20 нче март көннәренә уза. Ярышларда 11 илдән 40 спортчы һәм 27 команда вәкиле катнаша.