Казанда допингка каршы халыкара семинар узды

2016 елның 20 марты, якшәмбе

Семинар эшен дөнья спортында допингка каршы көрәшнең актуальлеген ассызыклап, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных ачып җибәрде. “Әлеге семинарны уздыру идеясен Авыр атлетика буенча халыкара федерация президенты Тамаш Аян бирде. Аны РФ спорт министры Виталий Мутко күтәреп алды, - диде Нагорных. - Допинг проблемасы һәм аңа каршы тору өчен безнең эшебез бик актуаль, бигрәк тә авыр атлетикада. Бу юнәлештә инде бик зур эшләр башкарылды, әмма без семинарыбыз тыелган алымнар белән көрәшне көчәйтергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Допинг дөнья спортына куркыныч тудыра”.

Нагорных сүзләренә караганда, допингка каршы көрәштә тыелган матдәләрнең зыяны һәм аларны кулланган өчен җәзадан качып булмавын аңлауга исәп тотарга кирәк. “Безгә эшебезнең аңлату -агарту өлешен көчәйтергә кирәк. Кайчакта мәгълүмат бик абстракт була, әмма аны ул аңлаешлы булсын өчен аныкларга кирәк”, - ди Нагорных.

Авыр атлетика буенча халыкара федерация вице-президенты Александр Герасименко семинар тематикасының соңгы вакытта аеруча актуальләшүен ассызыклап узды. “Допингка каршы көрәш Авыр атлетика буенча халыкара федерация эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора”, - дип белдерде Герасименко.

Авыр атлетика буенча халыкара федерация допингка каршы 1976 елда башланган көрәштә актив катнашучы булып тора дип белдерде оешманың генераль директоры Атилла Адамфи. Аның сүзләренчә, федерация бар дөньяда допингка каршы семинарлар үткәрү өчен күп көч куя. “Без допингка каршы барыннан да элек спортчыларның сәламәтлеге һәм олимпия статусын саклап калу хакына көрәшәбез, - ди Адамфи. - Тестларда допинг табылу атлетка гына түгел, ул тәкъдим иткән илгә дә күләгә төшерә, ә авыр атлетиканың олимпия статусы какшый”. “Без сездән хезмәттәшлекне дәвам иттерүегезне сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте Адамфи семинарда катнашучыларга. - Авыр атлетика буенча халыкара федерация үзе генә эшләп уңышка ирешә алмый. Без спортчыларыбыз чиста булсын өчен бергәләп көрәшергә тиеш”.

Авыр атлетика буенча халыкара федерациянең допингка каршы көрәш комиссиясе рәисе Патрик Шамаш допингка каршы көрәштә мәҗбүри чара булып торучы семинарны Казанда уздыру мөмкинлеге өчен Татарстан Республикасына рәхмәт әйтте. “Спортчыларның чисталыкларын тәэмин итәр өчен Россиянең ничек тырышуы миңа мәгълүм, - диде Шамаш. – Допинг куллану мәсьәләсе бик җитди нәрсә, бу семинар исә күп кенә илләр өчен хәлне үзгәртер һәм спортчыларының чисталыгын тәэмин итәр өчен бер мөмкинлек”.

Россиядә допингка каршы көрәшкә, бөтен дөньядагы кебек үк, зур игътибар бирелә дип белдерде РФ спорт министры киңәшчесе Наталья Желанова. Аның сүзләренчә, допинг кулланган өчен закон нигезендә җаваплылыкка тарту Хөкүмәт бурычларының берсе булып тора. “Спортчылар белән эшләүче персоналга басым ясау кирәк дигән фикер бар. Атлет һәрвакыт җаваплылык тоя, шул ук вакытта аның допинг куллануына тренер, менеджер яки спортчы даирәсендәге башка затлар сәбәпче булырга мөмкин. Аларны җаваплылыкка тарту бик авыр. Безгә бу көрәштә милли федерацияләр ярдәменнән башка җиңеп чыгу мөмкин түгел. Көчләрне бергә туплап кына куелган бурычларны башкарып чыгып була. Шуңа да сезнең ярдәмгә исәп тотабыз”, - диде Желанова.

Семинар барышында авыр атлетика буенча милли федерацияләр әгъзалары һәм IWF җитәкчелеге допинг-контроль өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International