Якшәмбе көнне Казанда авыр атлетика буенча халыкара турнир - Россия Президенты Кубогы тәмамланды.
Әрмәнстан вәкилләре РФ Президенты Кубогында ике үлчәү авырлыгында җиңүләргә ирештеләр. Хатын-кызлар арасында 75 килограмнан артыграк үлчәүдә Хрипсиме Хуршудян җиңүче булды, ике күнегү суммасы буенча ул 246 килограм җыйды. Россияле Ләһсән Маһиянова (228) һәм Екатерина Ютволина (216) аннан бераз калыштылар. Ир-атлар арасында 105 килограмнан артык үлчәүдә ике төр ярышта 430 килограм җыйган Рубен Алексанян җиңде. Венгр Петер Надь (421) икенче, ә чех Иржи Орсаг (414) өченче булдылар.
Авыр атлетика. РФ Президенты Кубогы. Казан, 20 нче март
Хатын-кызлар. 75 килограмнан артык
1. Хрипсиме Хуршудян (Әрмәнстан) - ике төр ярышта 246 кг (ыргылып күтәрүдә - 110 кг + этүдә - 136 кг)
2. Ләйсән Маһиянова (Россия) - 228 (101+127)
3. Екатерина Ютволина (Россия) - 216 (93+123)
Ир-атлар. 105 килограмнан артык
1. Рубен Алексанян (Әрмәнстан) - ике төр ярышта 430 кг (ыргылып күтәрүдә - 189 кг + этүдә – 141 кг)
2. Петер Надь (Венгрия) - 421 (188+233)
3. Иржи Орсаг (Чехия) - 414 (180+234)
4. Чингиз Могушков (Россия) - 402 (182+220)
5. Алексей Мжачик (Беларусь) - 383 (170+213)
6. Пшемыслав Будек (Польша) - 380 (168+212)
7. Тивадар Кайдочи (Сербия) - 364 (157+207)
8. Севон Донован Форд (АКШ) - 363 (160+203)
“Россия Президенты Кубогында җиңүемә бик шатмын, - дип белдерде Хрипсиме Хуршудян. - Бу халыкара ярыш, көндәшләрнең күпме булуында аерма юк. Бу минем Олимпиада алдыннан дүртенче стартым һәм беренче җиңүем. Минем кечкенә улым бар һәм бу җиңүне мин аңа бүләк итәм”.
“Бу минем 2016 елдагы беренче халыкара стартым, 20 көннән Европа чемпионатында катнашасым бар, - диде Рубен Алексанян. – Олимпиадага лицензиям бар инде, әмма Россия Президенты Кубогында беренче тапкыр катнаштым һәм җиңүемә бик шатмын. Көндәшлек ярыйсы иде. Көндәшлек көчлерәк булган саен җиңү рәхәтрәк”.