Казанда узачак дзюдо буенча Европа чемпионаты 2016 елдагы Олимпиадага соңгы квалификация стартларының берсе булачак

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласы Казан 2016 елның апрелендә үз тарихында беренче тапкыр дзюдочыларның иң мәртәбәле стартын - Европа континенталь чемпионатын кабул итәчәк.

Шәхси һәм команда ярышлары трибуналарында 9 меңнән артык җанатарны сыйдыра ала торган “Татнефть Арена” спорт сараенда 21-24 нче апрель көннәрендә узачак. Ярышларга билетларны инде хәзер үк билет операторының Zamnoi.ru сайтында сатып алырга була, аларга бәяләр 100 сумнан 300 сумга кадәр.

Казан иң югары дәрәҗәдәге халыкара турнирлар уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия. 2011 елда биредә Дзюдо буенча Россия чемпионаты узды, 2013 елда “Татнефть Арена”да студентлар Универсиадасы кысаларында ярышлар уңыш белән узды, 2015 елның февралендә исә “Ак Барс” көрәш сараенда 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Россия беренчелеге үтте. Дзюдо Европа союзының Олимпиада алдыннан уздырыла торган Европа чемпионаты урынын билгеләвенә Универсиада мирасы зур йогынты ясады.

Казанда узачак турнир 2016 елда узачак Олимпиада алдыннан соңгы квалификация стартларының берсе булып тора һәм Европаның иң көчле спортчыларын - Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиада медальләренә дәгъва кылучыларны җыячак. Чемпионат алтыны спортчыга - 400, көмеше - 240, ә бронзасы - 160 рейтинг очкосы китерәчәк. Россия җыелма командасы үзебездә уза торган беренчелектә шәхси турнирда әйдәп баручы спортчылар белән тәкъдим ителәчәк дип белдерә Россия дзюдо федерациясе матбугат хезмәте. Чемпионатка 5 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Анда 40 тан артык илдән 600ләп катнашучы булыр дип фаразлана.

 Казанда турнир 4 көн дәвамында булачак. 2016 елның 21 нче апреленнән 23енә кадәр булган беренче өч көндә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында шәхси турнир медалистларын ачыклаячаклар. 21 нче апрельдә татамига 48, 52 һәм 57 кг авырлык үлчәвендәге хатын-кызлар һәм 60 һәм 66 кг авырлык үлчәвендәге ир-атлар чыгачак. Җомга көнне, 22 нче апрельдә, 63 һәм 70 кг авырлык үлчәвендәге дзюдочы хатын-кызлар һәм 73 һәм 81 кг авырлык үлчәвендәге дзюдочы ир-атлар медальләр өчен көрәшәчәкләр. Шимбә - 23 нче апрельдә инде 78 кг һәм аннан да артыграк авырлык үлчәвендәге хатын-кызлар һәм 90 кг, 100 кг һәм аннан да артыграк авырлык үлчәвендә булган ир-атлар арасында җиңүчеләр ачыкланачак. Казанда уза торган ярышларның соңгы көнендә - 24 нче апрельдә континентның иң көчле ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы билгеле булачак.

Белешмә өчен. Россия моннан 4 ел элек Европа чемпионатын үзендә кабул иткән иде инде. Ул чакта чемпионат Уралда, Чиләбедә узды. Россия җыелма командасы татамида гомуми зачетта беренчелектә барды, 5 алтын медальгә лаек булды. Шулай ук шәхси турнирда 3 көмеш һәм 2 бронзага, ә команда турнирында 2 медальгә: хатын-кызларда - алтынга, ир-атларда көмешкә лаек булды.

Әзербайҗанда узган беренче Европа уеннары кысаларында узган ел узган ярышларда россиялеләр шәхси турнирда 3 алтын, 1 көмеш һәм 4 бронза, ир-атлар җыелма командалары арасында команда ярышларында - 1 бронза, начар күрүче спортчылар арасындагы турнирда - 1 бронза медаль яуладылар һәм Россиянең Уеннарда гомуми җиңүенә үз өлешләрен керттеләр. Бакуда җиңүчеләр булып Беслан Мудранов (60 кг), Камал Хан-Магомедов (66) һәм Кирилл Денисов (90) танылдылар, көмеш Иван Нифонтовка булды (81), ә бронза медальләрне Михаил Пуляев (66), Ирина Долгова (48), Наталья Кузютина (52) һәм Ренат Саидов (100 кг нан артык) яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International