22-24 нче апрель көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда чып-чын спорт “йолдызлары яңгыры” явачак. Татарстан башкаласына 2016 елда Суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясенең 4 нче этабында катнашучылар - 12 илдән 72 спортчы, Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатында җиңүчеләр киләчәк.
Казанга 2015 ел чемпионнары - Кытай спортчылары Хиаху Таи, Чао Хи, Юань Чао (соңгысы - 2015 һәм 2012 еллар чемпионы, 2013 елда Барселонада көмеш медаль иясе). Кытай кызы Тингмао Ши суга сикерүдә су спорт төрләре буенча өч дөнья чемпионатында рәттән алтын медальләр яулаган спортчы. Ул Казанда 2015 елда ике алтын медаль, 2013 елда Барселонада һәм 2011 елда Шанхайда алтын медальләр алган. Аның коллегасы Яцзы Сы 2013 елда 14 яшьлек чагында Барселонада узган ДЧда суга сикерүдә (10 метрлы трамплин) алтын медаль иясе булган, узган ел исә Казанда 10 метрлы каланчадан сикерүдә (ватандашы Хиаху Таи белән микстта) алтын медаль алды.
Ярышларда Россия җыелма командасын Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов тәкъдим итәчәкләр. Захаров - алты тапкыр Европа чемпионы, 2012 елда Лондонда узган Олимпиада чемпионы, 2015 елда Казанда һәм 2011 елда Шанхайда узган дөнья чемпионатларында ике тапкыр көмеш призер, Лондонда узганында - көмеш призер. 2013 елда узган Универсиадада ул ЕвгенийКузнецов белән бергә җиңүче булды - суга сикерү буенча 2015 елда, 2013 елда - ике тапкыр һәм 2011 елда көмеш (Шанхайда көмешкә бронза да өстәлде) алды.
Бөекбританияле Том Дэйли да киләчәк. Ул - 2015 елда команда турнирында дөнья чемпионы, шулай ук 10 метрлы каланчадан сикерү буенча бронза медаль иясе. 2009 елда дөнья чемпионы, 2012 елда Лондонда бронза медаль иясе. Казанда ДЧ-2015тә суга сикерү буенча ике көмеш медаль иясе, Барселонада узган ДЧ-2013тә һәм Шанхайдагы ДЧ-2011дә көмеш һәм бронза медальләр алган Дженнифер Абель ярышларда Канада данын яклаячак, Казанда бер алтын һәм ике бронза медаль алган Таня Каньотто исә Италияне тәкъдим итәчәк. Моннан тыш ССТСда Дөнья сериясе этабында Австралиядән Милисса Ву - ДЧ- 2015 бронза медале иясе, Шанхайда һәм Мельбурнда көмеш медальләргә лаек булган спортчы да катнашачак.
Ярышларны уздыруда 74 волонтер ярдәм итәчәк. Алар “Телерадиотапшырулар әзерләү”, “Коммуникацияләр”, “Допинг-контроль”, “Тамашачылар өчен хезмәтләр”, “Медицина белән тәэмин ителеш”, “Спорт мәйданы”, “Спорт презентацияләре”, “Транспортлау”, “Атташе”, “ММЧ белән хезмәттәшлек”, “Протокол”, “Мәгълүмат үзәге”, “Волонтерлар штабы” юнәлешләре буенча эшләячәкләр. Ярышларга 15 судья (Халыкара йөзү федерациясеннән 10 судья һәм 5 милли судья) бәя бирәчәк.