2016 елдагы Дзюдо буенча Европа чемпионатына багышланган матбугат конференциясендә Дзюдо Европа союзы башлыгы Сергей Соловейчик, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТРда Дзюдо федерациясе президенты Фаяз Шабаев, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич, Россиянең дзюдо буенча җыелма командасы генераль менеджеры Эцио Гамба, дзюдо буенча Европа чемпионкасы булган Румыния кызы (-52 кг) Андреа Читу һәм Франция җыелма командасы тренеры Мартин Дюпон катнаштылар.
“Казанда җылы каршылаулары өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм турнирны оештыру комитетына рәхмәт әйтергә телим. Бу бик матур, кызыклы ярыш булыр дип ышанабыз. Карарга килүчеләр матур уен карарлар, ә спортчылар травмалар алмаслар дип ышанасы килә, - дип белдерде сәламләү чыгышында Сергей Соловейчик. - Россия бик кунакчыл ил, биредә бик күп халыкара чаралар үткәрелә. Барлык турнирлар да югары дәрәҗәдә уза. Татарстан зур ярышлар уздыру буенча тәҗрибәгә ия, шулай булгач, барысы да әйбәт узарга тиеш”.
Россия дзюдо федерациясе чараларын оештыру департаменты директоры Анатолий Ларюков, Европа чемпионаты жирәбәсен салып, чемпионатта континентның 46 иленнән спортчылар катнашачак дип белдерде. “Татарстан башкаласы Европа чемпионатын беренче тапкыр кабул итә. Әмма Казанның иң югары дәрәҗәдәге халыкара чараларны уздыру буенча тәҗрибәсе бик зур: Универсиада, спортның төрле төрләре буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары, - дип ассызыклап узды Ларюков. - Ярышлардан чып-чын спорт бәйрәме ясарга тырышачакбыз. Татамида матур көрәшләр тамашачыларны барлык дүрт көн дәвамында шатландырыр дип ышанам”.
Казанда узучы Европа чемпионатын оештыру комитеты әгъзалары 2015 елда Бакуда узган Европа уеннарында булганнар һәм дзюдо буенча турнирны андагыдан яхшырак итеп оештырырбыз дп ышаналар дип белдерде Владимир Леонов. “Европа чемпионаты белән Казан халкы гына түгел, Татарстан башкаласы кунаклары да бик кызыксына. Ачылыш тантанасына һәм беренче көннәрдә узачак ярышларга билетлар калмады да диярлек инде, - дип белдерде ТР спорт министры. - Ярышларның Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиада алдыннан сайлап алу ярышлары булып торуы да чемпионатка булган кызыксынуны арттыра. Шулай ук чемпионат барган көннәрдә Казанда физик культураны һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышы да узачак”.
“Дзюдо Европа союзы тарафыннан һәм оешма президенты Сергей Соловейчик тарафыннан шәхсән безгә күрсәтелгән зур ышаныч өчен рәхмәт белдерәбез, - диде үз чиратында Фаяз Шабаев. - Казан зур спорт чараларын уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия. Республикабызда көрәшләрнең күп кенә төрләре үсештә, дзюдо да Татарстанның спорт тормышында үз урынын алып тора. Мондый турнир уздырылу республикада дзюдоның тагын да алга китүенә этәргеч бирер дип уйлыйм”.
Ранко Тепавчевич Европа чемпионатында катнашучылар Казанда үзләрен өйләрендәге кебек хис итсеннәр һәм турнир турында бары тик матур хисләр белән кайтып китсеннәр өчен булдыра алганның барысын да эшләргә ышандырды. “Безгә спорт объектлары төзү, турнирлар оештыру һәм аларга дусларны чакыру бик ошый. Хәзер безнең зур спорт гаиләсендә дзюдо да барлыкка килде”, - диде Тепавчевич.
Россиянең дзюдо буенча җыелма командасы Европа чемпионатында көчле һәм оптималь составта тәкъдим ителәчәк дип белдерде команданың генераль менеджеры Эцио Гамба. “Составта зур үзгәрешләр булмады, - дип белдерде италияле. - Һәр команданың үз стратегиясе. Безнеке исә хәзерге вакытка көчле һәм оптималь булган нәкъ менә шушы составны тәкъдим итү. Аеруча кемнәргә исәп тотаммы? Кемне дә булса аерып күрсәтмәс идем. Атлетның медальләре күпме булу мөһим түгел - җыелма команданың һәр әгъзасы яхшы шартларда яхшы нәтиҗәләргә ирешә ала”.
Гамба шулай ук Россия хатын-кызлар җыелма командасының дзюдодагы уңышларын бәяләде. 2012 елда узган Олимпиададан соң, элек ир-атлар җыелма командасы тренеры булган Гамба барлык җыелма команданың генераль менеджеры вазыйфасына билгеләнде. “Хатын-кызлар җыелма командасы чыгышларында үсеш күзәтелә. Һәр категориядә спортчы хатын-кызлар саны арты. Ир-атлар арасында алар күбрәк, билгеле, һәр категориядә 9ар атлет. Җыелма командада ел әйләнәсендә 60лап атлет шөгыльләнә. Хәзер хатын-кызларда якынча 40 спортчы, топтагылар - 24. Олимпиадада алтын медальләр өчен көрәшәчәкбез”, - диде Гамба.
Дзюдо буенча Европа чемпионаты “Татнефть Арена”да 21 нче апрельдән 24енә кадәр узачак. 2016 елдагы турнир Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиада алдыннан сайлап алу этапларының берсе булып тора.