21 нче апрельдә “Татнефть Арена” спорт сараенда дөнья дзюдочыларының иң дәрәҗәле турниры башланып китте.
Пәнҗешәмбе көнне татамига 48, 52 һәм 57 кг авырлык үлчәвендәге хатын-кызлар, 60 һәм 66 кг авырлык үлчәвендәге ир-атлар чыгачак. Беренчел ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә, финал өлеше ярышлары исә 17:30 сәгатьтә башлана. Беренчел ярышлар дүрт татамида уза. Финал өлешендә ике татамида ярымфиналлар һәм юату очрашулары узачак, медальләр өчен көрәшләр аннары бер татамида уздырылачак.
Беренче өч көндә, 21 нче апрельдән 23енә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси турнирда медалистлар ачыкланачак, ә 24 нче апрельдә исә континентның иң көчле ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командасы билгеле булачак. Барлыгы медальләрнең 16 комплектын уйнату күздә тотыла: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен шәхси ярышларда 7шәр комплект һәм команда беренчелегендә 1әр комплект.
Европа чемпионаты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиада алдыннан соңгы сайлап алу ярышларының берсе булачак. Казанда узган турнир алтыны дзюдочыга - 400, көмеше - 240, бронзасы - 160 рейтинг очкосы китерәчәк. Ярышларда Европаның 40 иленнән булган җыелма командалар катнаша, ә чараның үзенә биш меңнән артык кунак килер дип көтелә.
Объектта тамашачыларның үзләрен уңайлы хис итүләренә һәм ярышларны тынычлап карауларына ирешү максатыннан Европа чемпионатын оештыру комитеты тамашачыларның “Татнефть Арена”га ярышлар башланырга 30 минут кала килеп җитүләрен үтенә.