Пәнҗешәмбе көнне “Татнефть Арена” спорт сарае татамиена 48, 52 һәм 57 кг авырлык үлчәвендәге хатын-кызлар, 60 һәм 66 кг авырлык үлчәвендәге ир-атлар чыкты.
Бельгия кызы Шарлин ван Сник Казанда уза торган Дзюдо буенча Европа чемпионатының беренче җиңүчесе булды, 48 кг га кадәрге авырлык үлчәвендә алтын медаль алды. Финалда ул Венгрия кызы Ева Черновицкидан өстен чыкты. Бронза медальләрне Төркия кызы Дилара Локманхәким һәм румынияле Моника Унгуряну алдылар.
52 кг га кадәрге авырлык үлчәвендә Кососводан Майлинда Кельмендига тиңнәр булмады. Хәлиткеч ярышта ул францияле Присцилла Ньетодан өстен чыкты. Россияле Юлия Рыжова, францияле Аннабель Эранины бирелдереп, бронза медальгә ия булды. Тагын бер бронза медаль румынияле Андреа Кицуга эләкте.
Француз кызы Отон Павья, финалда Болгария кызы Ивелина Илиеваны җиңеп, 57 кг га кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны алды. Бронза медальләрне Тимна Нельсон Леви (Израиль) һәм Нора Гьякова (Косово) алдылар.
Ир-атлар арасында 60 кг га кадәрге авырлык үлчәвендә француз Валид Хьяр Европа чемпионы булды. Хәлиткеч көрәштә ул әзербайҗанлы Орхан Сафаровны җиңде. Бронза исә Әрмәнстан вәкиле Ованес Давтянга һәм италияле Элиос Манцига булды.
Казанда уза торган турнир йолдызларының берсе булган спортчы, 2012 елдагы Олимпиада чемпионы Арсен Галстян 66 кг га кадәр булган авырлык категориясендә бронза медаль белән канәгатьләнде. Россияле бельгияле Кеннет ван Гансбекны һәм словенияле Адриан Гомбочны узды. Галстянны җиңгән грузин Важа Маргвелашвили финалда британияле Колин Оутстан көчлерәк булып чыкты. Икенче бронза медаль италияле Фабио Базилега эләкте.
Дзюдо буенча Европа чемпионаты. Казан, 21 нче апрель
Хатын-кызлар
48 кг га кадәр
1. Шарлин ван Сник (Бельгия);
2. Ева Черновицки (Венгрия);
3. Дилара Локманхәким (Төркия) һәм Моника Унгуряну (Румыния);
52 кг га кадәр
1. Майлинда Кельменди (Косово);
2. Присцилла Ньето (Франция);
3. Андреа Кицу (Румыния) һәм Юлия Рыжова (Россия);
57 кг га кадәр
1. Отон Павья (Франция);
2. Ивелина Илиева (Болгария);
3. Нора Гьякова (Косово) һәм Тимна Нельсон Леви (Израиль);
Ир-атлар
60 кг га кадәр
1. Валид Хьяр (Франция);
2. Орхан Сафаров (Әзербайҗан);
3. Ованес Давтян (Әрмәнстан) һәм Элиос Манци (Италия).
66 кг га кадәр
1. Важа Маргвелашвили (Грузия);
2. Колин Оутс (Бөекбритания);
3. Фабио Базиле (Италия) һәм Арсен Галстян (Россия).