2 нче майда Казанның “Казан Арена” стадионында ЦСКА (Мәскәү) – “Зенит” (Санкт-Петербург) арасында Россия Кубогының 2015/16 сезонындагы финал матчы узачак. Матч 16:00 сәгатьтә башлана.
Казанга Россиянең популяр ике футбол клубының 8000ләп җанатары килер дип фаразлана. Моннан тыш Татарстандагы һәм күрше төбәкләрдәге футбол җанатарларының да кызыксынуы бик көчле.
“Казан Арена” стадионының төньяк трибунасы “ЦСКА” ФК җанатарлары өчен, көньяк трибунасы исә “Зенит” ФК җанатарлары өчен каралган.
Стадион җанатарлар өчен 13:00 сәгатьтән ачык булачак. Стадионда әйләнмәле узу юлы, иминлекне тәэмин итү максатыннан, ябык була.
Көнбатыш трибунага үтү өчен Чистай урамы ягындагы карап кертү пункты аша, көнчыгыш трибунага үтү өчен исә Х.Ямашев проспекты ягындагы карап кертү пункты аша узарга кирәк булачак.
Матч алдыннан стадион биләмәсендә күңел ачу программасы оештырылачак, көнбатыш трибунага керү ишеге алдына куелган Россия Кубогы янында исә теләгән һәркем фотосурәткә төшә алачак.
Оештыручылар матч көнендә “Казан Арена” стадионындагы шәхси машиналар кую урыны ябык булачагын искәртәләр.
Матчны оештыручылар бу көнне җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакыралар. “Казан Арена” футбол стадионына кадәр Казан шәһәренең барык районнарыннан җанатарларны китереп җиткерә ала торган 328 данә хәрәкәттәге составта - 15 автобуста (10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 44, 45, 46, 49, 55, 60, 62, 76 нчы автобуслар), 2 нче һәм 13 нче троллейбусларда, 5 нче һәм 6 нчы трамвайларда килеп җитәргә мөмкин. Әлеге маршрутлар финал көнендә эш көне графигы нигезендә эшләячәкләр.
Моннан тыш, 13:00 сәгатьтән башлап “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән алып стадионга кадәр һәм кирегә таба түләүсез автобуслар-шаттллар йөреп торачак.
Шаттллар китә:
13:00-14:00 һәр 10 минут саен (яки автобус тулу белән)
14:00 – 16:00 һәр 6 минут саен (яки автобус тулу белән)
Шәхси автотранспортны куеп тору өчен стадионга якын гына урыннарда машиналар кую мәйданнары ачык булачак:
“Ак Барс” көрәш сарае (Фатыйх Әмирхан проспекты, 1Г) - 15 мин;
“КАИ-Олимп” МСК (Казан шәһ., Чистай ур., 65) - 20 мин;
“Татнефть Арена” СБС (Чистай ур., 42) - 25 мин.
Шәхси транспортны шулай ук Казан шәһәрендәге машина кую урыннарында (мисалга, “Мегастрой”, “Леруа Мерлен”, “Мега”, “Тандем”, “Парк Хаус”, “Метро”, “Максидом” кебек зур сәүдә үзәкләре биләмәләрендәге) һәм муниципаль машина кую урыннарында калдырып, тиешле урынга аннан соң җәмәгать транспорты белән бару да тәкъдим ителә.