ТР башкаласы өчен Казан марафоныннан икътисади нәтиҗә 100 млн сумнан артык булыр дип көтелә

2016 елның 13 мае, җомга

 Казан марафонын оештыручылар, аны үткәрүдән Татарстан башкаласы өчен икътисади нәтиҗә 100 млн сумнан артык булыр, дип көтә.

Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә марафон директоры Вадим Янгиров хәбәр итте.

Искәртеп үтик: Казан марафоны 15 майда узачак. Катнашучылар "Kazan-Arena" стадионыннан старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International