Казанда регби-7 буенча Европа Гран-при сериясе этабы узачак

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Казанда 11-12 нче июнь көннәрендә Үзәк стадионда регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең ике этабының беренчесе узачак. Европа чемпионы исә ике этап нәтиҗәләре буенча ачыкланачак (икенче этап Бривта (Франция) 24-25 нче сентябрь көннәрендә узачак).

Узган ел хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабы Казанда “Тулпар” стадионында узды һәм финалда Россия командасы Франция командасын бик матур уен күрсәтеп җиңүгә иреште.

Казандагы турнир Россия җыелма командасы өчен соңгы сынау булып торачак, ә ике атнадан соң россиялеләр Дублинда (Ирландия) Бразилиядә узачак Олимпиадага соңгы юллама өчен көрәшәчәкләр. Континентның иң яхшы командасы исеменә 12 җыелма команда дәгъва итә: Россия, Бөекбритания-1, Бөекбритания-2, Франция, Ирландия, Испания, Бельгия, Италия, Португалия, Финляндия, Голландия, Украина. Ирландия һәм Испания җыелма командалары Олимпия уеннарына юллама өчен көрәштә россиялеләрнең төп көндәшләре. Казанда берьюлы ике команда белән тәкъдим ителәчәк Бөекбритания җыелма командасын да аерым билгеләп узарга кирәк. Россия җыелма командасы “В” төркемендә Ирландия, Италия һәм Бельгия командалары белән бергә уйнаячак.

Россия җыелма командасы - дөньядагы иң көчле командаларның берсе. Россия кызлары ике тапкыр Европа чемпионнары булдылар (2013, 2014), ә узган ел, Франция командасына гына җиңелеп, вице-чемпионкалар булдылар. 2013 елда Мәскәүдә узган Дөнья кубогында Павел Барановский командасы 7 нче урынны алды. Россия җыелма командасы ике тапкыр (икесендә дә 2015 елда) Дөнья сериясе этапларының финал матчларында (Лэнгфордта һәм Дубайда) җиңүдән бер адым ераклыкта гына туктап калды. 2015 елның декабрендә Дубайдагы этапта Павел Барановский командасы үз тарихында беренче тапкыр Дөнья кубогының гамәлдәге ияләре булган яңазеландиялеләрне отты, аларны 33:7 исәбе белән артта калдырды. Шунда Дубайда ук Россия җыелма командасы беренче тапкыр шул турнир кысаларында рәттән 6 матчта җиңүгә иреште.

Россия җыелма командасы уенчылары инде күптәннән бар дөнья белгечләре һәм җанатарларының игътибарын җәлеп итәләр. Аерым алганда, безнең команда капитаны Надежда Кудинова 2015 елда регби-7 буенча (хатын-кызлар арасында) дөньядагы иң яхшы уенчы дип санала иде, ә 2015 елның декабрендә Дубайда узган дөнья сериясе этабында Надежда турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Дөнья сериясе этапларының символик җыелмаларына Россия җыелма командасының башка уенчылары: Байзат Хамидова, Марина Петрова, Алена Михальцова да эләктеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International