Барановский: “Регби-7 буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы казанга иң яхшы уенын күрсәтергә килде”

2016 елның 10 июне, җомга

Регби-7 буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Европа Гран-при сериясенең ике этабының беренчесендә Казанда иң яхшы уенын күрсәтергә җыена. Җыелма команданың баш тренеры Павел Барановский Казанда журналистлар катнашында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Казанның Үзәк стадионында регби-7 буенча хатын-кызлар җыелма командалары арасында Европа чемпионатының беренче этабы (Гран-при серия) кысаларында ярышлар узачак спорт уэк-энды алдыннан журналистлар белән очрашу уздырылды.

Казанда уздырыла торган турнир ике атнадан Ирландиянең Дублин шәһәрендә Бразилиядә узачак Олимпиадага юллама алыр өчен көрәшәчәк Россия җыелма командасы өчен соңгы сынау булып торачак. Континентның иң яхшы командасы исеменә 12 җыелма команда: Россия, Бөекбританиядән ике команда, Франция, Ирландия, Испания, Бельгия, Италия, Португалия, Финляндия, Голландия, Украина командалары дәгъва итә. Россия җыелма командасы В төркемендә Ирландия, Италия һәм Бельгия командалары белән уйнаячак.

Журналистлар белән очрашуда ярышлар директоры Джон Дуглас, регби-7 буенча үсеш комитеты рәисе Рифкать Саттаров һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнаштылар.

Рифкать Саттаров Казанның узган ел хатын-кызлар Гран-при сериясен бик уңышлы уздыруын, бу юлы инде дәрәҗәле турнирны уздыру кабаттан Татарстан башкаласына ышанып тапшырылуын искәртеп узды. “Барысы да уңышлы узар дип ышанабыз. Бу юлы Казан ярышларны уздырыр өчен Үзәк стадионны бирде. Ярышлар үзләре дә, бай күңел ачу программасы да тамашачыларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәр дип ышанабыз”, - диде ул.

Рифкать Саттаров сүзләренә караганда, якындагы 5-7 елда Казан регби-7 буенча ир-атлар дөнья сериясе этабын уздыруга исәп тота ала. “Без ир-атлар Европа Гран-при сериясен Казанда уздыру вариантын карыйбыз. Россиянең ир-атлар җыелма командасы, хатын-кызларныкы кебек үк, дөнья регбие элитасына кергән. Киләчәктә без Дөнья сериясе этабын Казанда уздыру вариантын карыйбыз”, - диде ул. Спикер Казанда дәрәҗәле турнирларны оештыру һәм әзерләү дәрәҗәсенең бик югары булуын билгеләп узды. “Республика һәм Татарстан Республикасының Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчеләренең мөнәсәбәтен исәпкә алып, без Дөнья сериясе этабын Россиягә алып килергә өметләнәбез”, - дип ассызыклады комитет рәисе.

Үз чиратында Азат Кадыйров 12 нче июньдә - Россия көнендә Казанның Үзәк стадионына Россия җыелма командасына көч биреп торырга килгән җанатарларның машина оту һәм популяр җырчыларны тыңлау мөмкинлеге барлыгы турында белдерде. “Барлык командалар да килеп җиттеләр, өйрәнүләр бара. Казанның Үзәк стадионында матур көрәшләр күрербез, ә тамашачылар килерләр, командаларга көч биреп утырырлар дип өметләнәбез. Россия регби федерациясеннән булган бүләкләрне - автографлы туплар, заманча смартфоннар һәм машина* уйнатуда барлык килгән кешеләр дә катнаша алачаклар. Моннан тыш 12 нче июньдә җанатарларны популяр артистлар Ханна һәм Натан чыгышлары да көтә”, - дип сөйләде ул.

“Безнең җыелма команда матур чыгышы белән сөендерер һәм Казан Дублинда Риодагы Олимпиадага юллама алыр өчен чыгыш алдыннан яхшы трамплин булып торыр дип өметләник”, - диде ул һәм спортның бу төренең Олимпиадага беренче тапкыр кертелгәнлеген искәртеп узды. Азат Кадыйров сүзләренә караганда, Татарстанда киләсе елга ярты гасырлык юбилеен билгеләп узачак регбиның традицияләре бик матур.

Джон Дуглас, турнирны шулай яхшы итеп оештырган һәм идеаль газонлы матур стадион биргән өчен оештыру комитетына җылы сүзләрен җиткерде. “Регби-7 - бар дөньяда бик тиз үсеш ала баручы спорт төре ул. Аның Олимпиада программасына кертелүе дә монда зур роль уйнады. Россиядә дә регби-7 шулай ук тиз үсә, монда ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командаларының уңышлары да зур роль уйный”, - диде ул.

Россия кызларының остазы Павел Барановский Россия командасының Казанга килүен һәм өйрәнүләр уздыра башлавын әйтеп китте. “Казанда турнирларны һәрвакыт бик яхшы оештыралар, Универсиада вакытындагы хезмәттәшлек чорыннан ук шулай инде ул. Без бик матур стадионда, идеаль газонда уйнаячакбыз”, - диде ул.

Остаз сүзләренә караганда, Россия командасы җыелма команда җитәкчеләре тарафыннан сезонның иң төп стартларының берсе буларак карала торган турнирга тулысынча әзер. “Без Казанга бик көчле состав алып килдек. Әлбәттә, кайбер кыенлыклар бар, травма алган спортчыларыбыз да юк түгел. Әмма без Казандагы турнирны Дублинга әзерлек буларак карамыйбыз. Казанда уза торган Европа чемпионаты этабын без елның иң төп турнирларының берсе буларак карыйбыз. Без һичшиксез җиңәргә тиеш. Ни өчен дигәндә, без регбины беренче чиратта илебез һәм җанатарларыбыз өчен уйныйбыз. Кешеләр килсеннәр һәм безнең уенны карап ләззәтләнсеннәр, безнең спорт төре алга китсен өчен тырышабыз”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International