Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең ике этабының беренчесендә стартны җиңүдән башлады. Турнир бүген иртән Казанның Үзәк стадионында башланып китте. Турнирдагы беренче матчларында Россия кызлары Бельгия командасын 54:0 исәбе белән тар-мар иттеләр.
Россия командасы капитаны Марина Петрова җиңүдән соң үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты. “ Шөкер, беренче көймак төерле булып чыкмады, команда матур уен күрсәтте. Кайбер җитешсезлекләр бар, әмма уеннан уенга команда аларны бетерер дип уйлыйм”, - диде спортчы кыз.
Спортчы сүзләренә караганда, класслары түбәнрәк булган командалар белән уйнауга дан казанган көндәшләр белән уйнауга караганда саграк килергә кирәк икән. “Боларны барыбер җиңәбез дип уйларга, көндәшеңә аның синнән түбәнрәк баскычта торганлыгын белгәнеңне сиздерергә ярамый. Көндәшеңне хөрмәт итәргә һәм уенга иң көчле командага каршы чыккан кебек карарга тиешсең”, - ди регбичы кыз.
“Хәзер безнең уйда бары тик шушы этап, шушы турнир гына. Ул безнең өчен Олимпиадага сайлап алыну кебек үк мөһим. Травмалар алмас өчен үзебезне аяп тормыйбыз. Күпме ныграк саклансаң, киресенчә, травмалар шуның кадәр күбрәк булырга мөмкин”, - диде Петрова.
Казанда турнирның оештырылу дәрәҗәсен билгеләп: “Барысы да бик яхшы оештырылган, мәйдан искиткеч - уйна да уйна гына. Иртәгә финал уеннарына стадионга тамашачылар күбрәк килер дип өметләнәм”, - диде ул.
Төркем этабының беренче әйләнешенең башка матчлары түбәндәге нәтиҗәләр белән төгәлләнде: Франция - Финляндия - 51:0; Голландия - Бөекбритания 2 - 10:19; Испания - Португалия - 12:7; Бөекбритания 1 - Украина - 48:0; Ирландия - Италия - 31:0.