Яңа Зеландия җыелма командасы Россиядә 2017 елда булачак FIFA Конфедерацияләр Кубогында катнашачак. Бу мөмкинлеккә әлеге команда ОФК милләтләр кубогы финалында Папуа - Яңа Гвинея (0:0, 4:2 пенальти сериясендә) командасын отып иреште.
Яңазеландиялеләр континентлар чемпионнары очрашачак турнирның алтынчы катнашучылары булдылар. Океания вәкилләреннән тыш FIFA Конфедерацияләр Кубогында тагын Россия җыелма командасы (турнир хуҗасы), Германиия (2014 елда футбол буенча FIFA Дөнья чемпионаты™ җиңүчесе), Австралия (АФК 2015 Азия Кубогы җиңүчесе), Чили (Америка Кубогы 2015 җиңүчесе) һәм Мексика (КОНКАКАФ 2015 Алтын кубогы җиңүчесе) катнашачаклар.
Nагын ике катнашучы бераз соңрак билгеле булачак: УЕФА вәкиле - 10 июльдә УЕФА ЕВРО-2016 финалыннан соң, ә Африка футбол конфедерациясе (АФК) вәкиле исә - 2017 елның 12 февралендә Африка милләтләре кубогыннан соң.
“Яңа Зеландия җыелма командасын үз классын раслап, Океания зонасында кабат иң яхшысы булып танылуы белән котлыйм. Бу команда Россиягә килүдә бик озын юл үтте, уенчылар һәм җанатарлар Россиягә булган визитларын һәм безнең кунакчыллыкны онытмаслар дип ышанам. Океания вәкилләрен Россиядә кунакчыл кабул итәчәкләр”, - диде 2018 елда Россиядә FIFA дөнья чемпионаты™ илчесе Алексей Смертин. Россия җыелма командасының экс-капитаны шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар футболында иң күренекле уенчылардан торган, футболны бар дөньяда алга этәрү миссиясе йөкләнгән FIFA легендалары командасына керә.
FIFA Конфедерацияләр Кубогы Россиядә беренче тапкыр 2017 елның 17 нче июненнән 2 нче июльгә кадәр, 2018 елда FIFA Дөнья чемпионаты™ старт алырга бер ел кала уздырылачак. Тунирның 16 матчы Россиянең дүрт шәһәре - оештыручысында: Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Сочида узачак. Яңа Зеландия җыелма командасы FIFA Конфедерацияләр Кубогында тарихта дүртенче тапкыр катнашачак. Моңа кадәр ул 1999 елда Мексикада, 2003 елда Франциядә һәм 2009 елда КАРда узган турнирларда катнашкан иде инде.
ОФК милләтләр кубогы финалы турындагы тулырак мәгълүматларны, шулай ук Россиядә 2017 елда узачак FIFA Конфедерацияләр Кубогы турындагы мәгълүматларны FIFA.com порталында табарга була.